Ятим балаларга булышу акциясе Конгресс оештырылганның беренче
көненнән үк актив алып барыла. Алар Борки балалар йортын шефлыкка алдылар.
Төрле бәйрәмнәрдә гел барып, бүләкләр таратып, мәдәни чаралар оештырып
кайталар. Бу эштә Конгресс кысасында эшләп килгән яшьләр союзы да зур ярдәм
күрсәтә.
Ә менә соңгы елда алар "Бездә ятим бала юк” проектын булдырып,
аерым счет ачтылар. Анда инде 400 мең сумга якын акча да җыелган. Бу акчаны
төмәнлеләр, эшмәкәрләр татар балаларына ярдәм итәр өчен бирәләр. Татар
концертларын оештыручы мәдәният белгече Фәрит Хәкимов һәр тамашада ятимнәр өчен
садака җыюны гадәткә кертте. Садака салыр өчен кечкенә тартманы кешеләр үзләре,
сәхнә янына барысы бергә килеп тулмас өчен, рәт саен җибәрәләр. Анда җыелган
акчаның хисабы аннары Конгресс сайтында хәбәр ителә.
- Сайтта халык проектның попечительләр советына әгъзалар
сайлады, - дип хәбәр итте ул.- Алар арасында иң күп тавышны хөрмәтле
аксакалыбыз, озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, аннары өлкә Думасы депутаты
булган Әхтәм Хәмит улы Каюмов җыйды. Ул советның җитәкчесе итеп билгеләнде.
Счетта җыелган акча ятимнәрнең сәламәтлеген ныгытуга, аларның белемнәрен
үстерүгә, иң самими теләкләрен тормышка ашырырга тотылачак дип ышанам мин.
Ярдәмне тик татар балаларына гына күрсәтергә кирәк дип уйлыйм. Концертларга
килүчеләр дә шул фикердә.
Тиздән Яңа ел җитә. Ул һәр бала өчен серле бәйрәм. Һәр сабый
күпмедер булса да тылсымга ышана. Без дә балалардан теләкләрен язып җибәрүләрен
сорасак яхшы булыр дим. Бәлки, кемдер мәктәптәге тулы гаиләле баланың матур,
кәттә кроссовкасын күреп, үзендә дә аны булдыру турында хыялланып йөридер.
Бәлки кемгәдер операция кирәктер. Кемдер затлы телефон, яисә ноутбук турында
уйлыйдыр. Менә шул теләкләрне тормышка ашырсак, ятим сабый йөзендә нур чагылыр
иде.
Ә инде Конгрессның бер матур хыялы бар – берәр татар авылында
татар балаларын гына туплап, балалар йорты ачу. Анда аларны татар теленә
өйрәтеп, татар җырларын җырлатып, биетеп, гореф-гадәтләребез мохитендә үстерәсе
иде. Бу турыда аның башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров белән еш
сөйләшәбез. Әлегә бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәрү, теләкләрен үтәү – безнең алда
торган планнар. Бу бәйрәмнәргә татар эшмәкәрләрен чакырачакбыз. Һәркайсы берәр
баланы күзәтеп, ярдәм күрсәтеп торса – нинди шәп булыр иде.
Халкыбыз ярдәме белән бу эшне уңышлы башкарып чыгып булыр шикелле.
Без бит садака биреп өйрәнгән милләт.
Максатлар изге, әлбәттә. Төмәндә бай татарлар аз түгел. Чынлап та
бу проектның эшләвен күрсәләр, алар да үзләреннән өлеш кертерләр.
Хәзер попечительләр советы өлкәдәге ятим татар балаларының исәбен
белү юлларын эзли. Конгресс гел барып йөри торган Борки балалар йортындагы 33
тәрбияләнүченең 7се безнең милләттән икән.
"Әти-әнисез яшәүнең нинди авыр икәнен без аңлап та бетермибез. Ана
назы, ата мәхәббәтен татымый үскән сабыйларның күзләрендә чиксез моң күрәсең, - диде балалар йортында Конгресс әгъзалары белән
чираттагы чарада катнашкан иҗтимагый хәрәкәт активисты Рөстәм Галимов. – Бездә
борын-борыннан мохтаҗларга булышырга тырышканнар. Аларның исемнәре әле дә
макталып, хөрмәт белән искә алына. Мәсәлән, мәчет, мәдрәсә булдырган, ярлыларга
ярдәм кулын сузган Нигъмәтулла Кармышаков турында халык горурланып сөйли.
Хәзер бер-берсен уздырып акча җыю турында гына уйлыйлар”.
"Ислам динендә ятим бала тәрбияләүгә зур урын бирелә. Бу бик изге
гамәл. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдис-шәрифләренең берсендә:
"Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр”,
- дигән. Бу зур дәрәҗә, нигъмәт. Ләкин сүз ятим балага бер тапкыр ризык бирү
турында түгел, ә аны үзеңә тәрбиягә алу турында бара. Ислам дине буенча ятимнәр
йорты булмаска тиеш. Ул мөселманнарга хас сыйфат түгел, - дип сөйләде кызы бала
тапканда үлгәннән соң ярты ятим калган оныгын караучы Рәйсә апа Алиева. – Ярый,
әби-бабасы исән, сәламәтлегебез дә Аллага шөкер. Ә сабыйлар йортындагы
балаларның күзләренә карарлык түгел бит. Алар бу дөньяга битараф, күпме генә
хөкүмәт кайгыртса да, наз барыбер җитми. Концертка килгән саен садака калдырмый
китмим. Рәхмәт бу эшне оештыручыларга”, - диде ул. Һәм мондый фикерле кешеләр
шактый.
Дөньяны игелек коткара. Конгрессның бу проекты да уңышлы булыр,
иркәләү-назга сусаган сабыйларны киң, мәрхәмәтле кочакларына алучылар табылыр.
Г.Вәлиева.
|