Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Балалар сәхифәсе

МӘКТӘП МУЗЕЕНА СӘЯХӘТ

Ямбай мәктәбе музеенда  ветеран укытучы Галия Шәриф кызы Багизова җитәкчелегендә  укучы-экскурсоводлар авыл, мәктәп тарихы турында 4 сыйныф балаларына экскурсия үткәрделәр. Шушы экскурсоводлар авыл тарихы, яшәгән халкы белән бик кызыксыналар, тикшерү эшләре алып баралар.

Ямбай урта мәктәбе  Советлар Союзы Герое Рәшит Әхмәтрәшит улы Аширбековның исемен йөртә. Геройның бишенче буын туганнары – 6”б” сыйныф укучысы Галияр, 7”а” сыйныф укучысы Регина Алтынгузиннар Рәшит Әхмәтрәшит улының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләделәр.

Түбән Тәүде районының Советлар Союзы Герое А.Новопашин сугышта Р.Аширбеков белән бергә сугышкан,  үлүенең шаһиты булган. Моның турында укучыларга Галияр бәян итте.

Совет власте урнашкач, 1918 елны авылда бердәм хезмәт мәктәбе ачыла. 1920 елны беренче баскычтагы хезмәт мәктәбе барлыкка килә.Ул Нигъмәтулла хаҗиның йортында урнаша. Максаты - авыл халкының грамотасызлыгын ликвидацияләү, - дип фоторәсемнәргә таяк белән күрсәтеп Аня Нечаева (6”б” класс)  сөйләде.

Рияна Фәйзуллина (6”б” класс) шушы теманы дәвам итте.Ул пионер формасына киенгән. Сугыш вакытында пионерларның, тимур отрядларының авыр хезмәт башкаруларын хикәят итте,  пионер Советлар Союзы Геройлары белән укучыларны таныштырды. "6” сыйныф укучысы Саша Табанакова дружина, тантаналы сбор, пионер-комсомолларның законнары турында сөйләде. Дружинаның кызыл байрагын күрсәтте. Экскурсияне укучылар кызыксынып зур игътибар белән тыңладылар.

2010-2011 елларда музей җитәкчесе Галия апалары ярдәме белән 7-8 класслар укучылары – экскурсоводлар: Гөлназ Мөслимова, Асия Ташкалова, Оксана Горшкова музейда документлар карап, архивларда утырып бабалары, репрессия чорында атылган авылдашлары турында тикшереп, "Киләчәккә адым” район күләмендәге конференциядә катнашалар, призлы урыннар алалар.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

 

Категория: Балалар сәхифәсе | Добавил: Zul4itai (05.04.2012)
Просмотров: 991 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz