Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Балалар сәхифәсе

КЫРЫНКҮЛ МӘКТӘБЕНДӘ

Кырынкүл мәктәбендә "Ак каен” театр студиясе җитәкчесе А.Асочаков, музыка укытучысы Г.Хөсәенова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Х.Кирамова оештыруларында 5-6 сыйныф укучылары өчен бәйрәм үткәрелде.

     Матур итеп бизәлгән класста татар моңы яңгырады. Уртага  укучылар: Альбина Сәйфетдинова, Алсу Вәлиева, Милена Марцева, Диана Бикмуллина чыктылар. ЮНЕСКО карары буенча бүгенге көн Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган, ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Мәсәлән, силец дини телендә 1 кеше, Африка урманнарында яшәүче ючи кабиләсе телендә 5 кеше генә сөйләшә.Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Туган тел – һәркем өчен дә газиз сүз. Иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган "әни”, "әти”, "әби”,”бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез”, - дип сөйләде Алсу. Шушы укучылар тарафыннан тел турында башка мәгълүматлар, бөек шәхесләр әйтеп калдырган сүзләр дә яңгырады. Резеда Кирамова татар, Айшә Бодурова азәрбайҗан телләрендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Мәрьям Кәримова матур милли костюмда оста итеп татар биюен биеде. "Ак каен” студиясе артистлары Муса Җәлилнең "Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерделәр. Укучылар бик яратып карадылар.  Бәйрәм класста утыручы барлык балаларның Габдулла Тукайның "Туган тел” җырын җырлаулары белән тәмамланды.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА. 

Категория: Балалар сәхифәсе | Добавил: Zul4itai (11.03.2012)
Просмотров: 641 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz