2010 нчы елда илебез Бөек Җиңүнең 65 еллык тантанасын
бәйрәм итте һәм шулай ук Укытучы елын билгели. "Яңарыш”ның һәр санында халык
үзенең яраткан укытучылары, сугыш ветераннары турында яза. Менә мин дә беренче укытучым - Мәрзия
Дусмөхәммәт кызы Шакирова турында сөйлисем килде. Ул бит танылган укытучы
гына түгел, ә сугыш елларында өлкәннәр белән бергә колхозда эшләгән ветеран апа
да.
Мәрзия апаның тормыш юлы озын, вакыйгаларга бай. Ул 1926
елның 16 июнендә Ялутор районының Аслана авылында Шәмсетдиновлар гаиләсендә
дөньяга килә. Авыр сугыш елларында,
мәктәпне тәмамлап, колхозда тракторчы
булып эшли, ару-талуны белмичә, фронтка үзеннән өлеш кертә. Намуслы хезмәте
белән Җиңүне якынлаштыра. Тик кулы имгәнгәч кенә, 1944 елда тракторны ташларга
мәҗбүр була. Сугыш вакытында тырышып эшләгәне өчен Мәрзия апа медаль белән
бүләкләнә. Җәрәхәтләнгәннән соң апаны мәктәпкә эшкә алалар һәм Тубыл
педучилищесына укырга җибәрәләр. 1945 елда уку йортын тәмамлап (сугыш елларында
курслар берьеллык кына булган), Мәрзия апа Дубровно районы, Олы
Карагай авылына эшкә китә. Ул анда 10 ел тырышып эшли һәм зирәк
укытучыны 1955 елда Ялутор шәһәренә райОНО инспекторы итеп алалар. Ә менә 1956
елда сөйкемле, тыйнак кыз Мәрзия Атьял авылы егете Идрис Әликәш улы Шакировка кияүгә чыга. Шул
вакыттан бу гаилә тату, авылдашларына үрнәк булып яши. Идрис абый мәрхүм
районда күренекле хезмәткәр булган, ә безнең яраткан Мәрзия апабыз 33 ел балалар укыткан. Күпме
балага ул икенче әни булды. Һәр укучыга җай таба, канатландыра белгән. Шуңа
күрә укучылары рәхмәт сүзләрен чит җирләрдән дә хат, телеграммалар аша белдереп
торалар. Мәрзия апа кебек ягымлы, тыйнак холыклы, кешелекле, саф күңелле
укытучылар ешрак очрасалар икән! Миңа
укытучымның үрнәге бик зур йогынты ясады. Мин дә укытучы һөнәрен сайлап
башлангыч класслар укытучысы булып 25 елдан артык мәктәптә эшлим.
Без мәктәпне 1976 елны тәмамладык. Мәрзия апаны
онытмыйбыз. Классташлар белән биш елга бер очрашып торабыз. 2011 нче елның июнь
аенда, Алла боерса, Мәрзия апага 85 яшь тула. Шул вакытта без классташлар белән
очрашып (мәктәпне тәмамлауга 35 ел була), Ходай Тәгалә язган булса,
укытучыбызны тагын бер күреп, рәхмәтләребезне әйтербез.
Айсылу ХӘЙРУЛЛИНА.
|