Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Декабрь » 17 » КҮМӘК ЭШ ТАРКАЛМАС
14:09
КҮМӘК ЭШ ТАРКАЛМАС


Өлкә татар Конгрессы себер татарларының тарихы һәм мәдәниятен өйрәнү буенча бөтендөньяга танылган билгеле тарихчы Фоат Таҗәхмәт улы Вәлеев исемендәге берләшмә оештырды. Аның беренче утырышы түгәрәк өстәл артында сөйләшү рәвешендә өлкә фәнни китапханәсенең конференцияләр залында үтте. Монда татар иҗтимагый оешмалары, матбугат вәкилләре, татар хәрәкәтендә актив катнашучылар җыелган иде. Сөйләшүне Конгрессның башкарма комитеты председателе Р.Х.Насыйров ачып җибәргәч, мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова алып барды.

Тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских һәм филология фәннәре кандидаты М.А.Сагидуллин докладларында Фоат Вәлеевның тормыш юлына, себер татарларын өйрәнүдә башкарган хезмәтләренең роле һәм урынына, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә тукталып киттеләр.

Ф.Т.Вәлеев 1918 нче елда Омск өлкәсенең Яланкүл авылында крестьян гаиләсендә туа. Омск шәһәрендә рабфакта урта, пединститутта югары филологик белем ала. Бөек Ватан сугышында катнаша, аннары шул ук институтта тарих факультетында да укый. Хәрби хезмәтен полковник дәрәҗәсендә тәмамлый, өч орден һәм күпләгән медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң ул Омск шәһәрендә эшли, аннары гаиләсе белән Казанга күчә. Монда ул Казан архитектура-төзелеш академиясендә кафедра җитәкчесе була, докторлык диссертациясен яклап, профессор, халыкара төрки академисе академигы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе исемнәрен алуга ирешә. Туган халкының тарихы белән кызыксыну анда студент елларында ук туа. Ул себер татарларына юл алган беренче этнографик экспедициядә катнаша. Себер бохарлылары нәселеннән булганга, беренче фәнни эшләрен дә аларның тарихын өйрәнүгә багышлый. Көнбатыш Себердә яшәүче төрки халыкларын өйрәнү чорында Фоат Тачәхмәт улының 200 фәнни эше, 5 монографиясе басылып чыга. Аның хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

Социологик фәннәр докторы Н.Г.Хәйруллина өлкәнең көньягында яшәүче татарларның тормышы социологик мониторингын тәкъдим итте. Дистә еллар дәвамында алып барылган тикшеренүләр зур җыентык булып Конгресс ярдәмендә тиздән дөнья күрәчәк. Кызыклы, фәнни нигезләнгән тирән эчтәлекле сораштырулар нәтиҗәсе халкыбызның шактый проблемаларын аңларга ярдәм итәр, ачыклар.

Тарих фәннәре кандидаты А.А.Петрушин "Бөек Ватан сугышында Себер татарлары” дигән саннар, төгәл даталар кулланып әзерләнгән докладын укыды.

Батырлыклары өчен Авазбакеево авылы егете Салават Карымовның да Советлар Союзы Геройлары исемлегендә хаклы урын алырга тиешлеген әйтеп китте.

Аннары проблемалар турында фикер алышулар, тәкъдимнәр яңгырады. Монда рус телендә тарихыбызга багышланган телетапшыру кирәклеге, Төмән дәүләт университетында ике елдан бирле татар бүлеге булмавы, Тубыл һәм өлкә үзәгендәге музейларда татар халкы турында бер генә дә экспозиция куелмавы, татар авыллары китапханәләрен өлкәдә ел саен чыгып килә торган китаплар белән тәэмин итү, Ф.Вәлеев, Д.Тумашева исемнәрен урамнарга бирү, өлкәбездә тел, фольклор, тарихны өйрәнә торган фәнни-тикшеренү институты, билгеле фольклорчы Хәмит Ярмигә багышланган музей, Россия ислам университеты филиалы кирәклеге һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшү алып барылды. Барысын да искә алып резолюция төзелде. Х.Ярми музее, шәһәр татар мәдәният үзәгендә ремонт тәмамлану буенча мәсьәләнең тиздән хәл ителәчәге, татар балалар бакчасы һәм мәктәп төзү мәсьәләсе урыныннан кузгалуы, Дан орденнары кавалеры Хәбибулла Якин, Россия Герое Раушан Абдуллин исемендәге яңа урамнар барлыкка киләчәге билгеле булды.

Соңыннан журналистыбыз Г.Ниязованың Ф.Т.Вәлеев турындагы тапшыруын карау оештырылды.

Берләшмә эшенә иҗтимагый хәрәкәттә катнашучыларның өмете зурдан, алар бергәләшеп халкыбыз алдына килеп баскан хәл ителәсе мәсьләләрне чишәрбез, тормышка ашырырбыз дип ышаналар. Шулай гына була күрсен иде, татар – бердәм, көчле халык булуын расласын иде.

Берләшмә эшенә уңышлар юлдаш булсын!

Г.ВӘЛИЕВА.

Просмотров: 529 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz