Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 2 » XIX НЧЫ “ДУСЛЫК КҮПЕРЕ” САЛЫНДЫ
18:37
XIX НЧЫ “ДУСЛЫК КҮПЕРЕ” САЛЫНДЫ

Ике көн буена "Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда Төмән өлкәсе үзешчән сәнгать коллективларының сайлап алу конкурсы барды. Жюри әгъзалары биредә  вокал, инструменталь башкару, хореография, нәфис сүз, милли йорт алды номанацияләре буенча тиешле бәя бирделәр.


Ә бәйрәмнең иң мөһим өлеше – гала-концерт Төсле бульварның матур итеп бизәлгән мәйданында нинди генә милләт халыкларын җыймады. Алар барысы да милли киемнәрдән һәм  бизәкле чатырларда урнашып, килгән һәрбер кешене милли ризыклар белән каршы алып, сыйлап, гореф-гадәтләрен, көнкүрешләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук декоратив-кулланма сәнгать эшләренә дә бәя бирергә мөмкин булды.

Җыелган халыкны бәйрәм белән котларга милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Е.Воробьев, өлкә Думасы рәисе урынбасары Г.Корепанов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин һәм башка милли-мәдәни оешма җитәкчеләре килгәннәр иде.  Е.Воробьев халыкка фестивальнең әһәмиятен, төрле милләт халыклары арасындагы дуслык мөнәсәбәтенең  мөһимлеген һәм өлкә губернаторы В.Якушевның  тәбрикләүләрен дә җиткерде.

Матур итеп бизәлгән сәхнәдән гала-концертка үткән коллективлар, җырчылар үзләренең  иң яхшы номерларын югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр.

Быел финалга үткән милләттәшләребез дә үзләрен сынатмадылар – сәләтләрен менә дигән итеп күрсәттеләр. Менә алар: өлкә татар автономиясеннән – "Инструменталь башкару, соло” номинациясендә милли уен коралларында татар халык көйләрен башкаручы Әбүзәр Миннебаев I нче дәрәҗәдәге дипломга, Илчан Хөснетдинов - "Вокал”, "Чимги” төркеме егетләре (Ә.Миннебаев) "Инструменталь башкару, ансамбль»  номинацияләрендә II нче дәрәҗәдәге, "Дуслык” халык җыр ансамбле ( Мирхәйдәров) III дәрәҗәдәге диплом ияләре булдылар. Ә татар милли-мәдәни автономиясе "Милли йорт алды” номинациясе буенча I урынга чыкты.

Җүңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Традициягә кертелгән "Дуслык” күпере фестивале күңелле, төрле төсләргә күмелгән бәйрәм генә түгел, иң мөһиме – ул Төмән өлкәсендә яшәүче төрле милләтләр араында дуслык җепләрен үстерүче һәм ныгытучы бер чара булып тора.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Категория: новости области | Просмотров: 422 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz