Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 2 » ТУБЫЛНЫҢ ЯҢА МӘЧЕТЕНДӘ ЭШ КАЙНЫЙ
18:41
ТУБЫЛНЫҢ ЯҢА МӘЧЕТЕНДӘ ЭШ КАЙНЫЙ

Борын-борыннан дин халкыбызның тормышында мөһим урын алып торган. Бу көннәрдә Тубылда яңа төзелүче мәчеттә эш кайнап тора. Ерактан күренеп торган мәчетнең манарасы күңелләрне шатландыра, монда краннарның, төзүчеләрнең  эшләгәнен күзәтергә була. Һәр шимбәдә теләге булган тубыллылар килеп булышлык күрсәтә алалар. Якташларыбызны кызыксындырган һәм борчыган мәсәләләрнең кайберенә Ибраһим хәзрәт Сухов җавап бирде. "Яңа мәчет ишекләре кайчан ачылыр?”- дигән сорауга ул: "Узган ел мәчеттә башланган төзелеш эшләр турында "Яңарыш” газетасында язылган иде. Язгы кояш җирне җылыту белән мәчет тирәсендә төзелеш эшләре кайный башлады. Көндәлек төзелеш эшләрен оештыру өчен эш көнен яңа мәчеттән башлыйбыз. Губернатор В.Якушев һәм милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты биргән матди ярдәмгә күп эшләр башкарылды. Быел мәчетнең түбәсе ябылды, манарасы, тәрәзәләре куелды, идән түшәлде, бинаның эчендә дә эшләр бара. Хәзер электр утын, су, җылы кертү өчен торбалар, инженер коммуникацион системасын үткәрү кирәк. Һәрберсенә аерым документлар әзерләү, аларын раслау таләп ителә. Бер документ та бушлай эшләнми. Башкарылган эшләр буенча отчет биргән очракта гына өстәмә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Бинаның эчендә штукатур-маляр эшләре буенча зур күләмле эш әлегә башланмаган. Аллаһы йорты үзенең тышкы матурлыгы белән генә түгел, дөрес дини сабак, үрнәк күрсәтүче хәзрәтләре белән дә әһәмият үзәгендә булырга тиеш. Мәчет ачылу тантанасын быел Корбан бәйрәме көннәрендә уздыруны планнаштырган идек. Яңа мәчет рухи яңарышыбызның бер чагылышы булып, шәһәребезгә ямь өстәп, халкыбызны үткәннәргә кайтарырга чакырып торыр”, – дип фикерләре белән уртаклашты. Мәчетебезгә матди ярдәм күрсәткән якташларыбызның исемлеге төзеләчәк. Тубыл мәчетенең ачылуын түземсезлек белән көтүчеләр өлкә Думасы депутаты В.Майерга фондыннан 200 000 сум, өлкә татар Конгрессының башкарма директоры Р.Насыйровка 50 000 сум ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерәләр. Бу изге эшләрне башкаручы якташларыбызга Аллаһыдан ярдәм, сәламәтлек сорыйбыз, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Г.Сәитов фотосы.

Мәчетебезгә ярдәм күрсәтергә теләүче милләттәшләребезгә түбәндәге исәп-хисап счетын тәкъдим итәбез.

ЗАО "Тюменьагропромбанк” г.Тюмень ИНН 7202026861 КПП 720602001 БИК 047102885 Кор/счет 30101810100000000885 Получатель: ИНН 7206017988 Мусульманская религиозная организация г.Тобольска Тюменской области Духовного управления мусульман Азиатской части России

Расчетный счет: №40703810400140000089 Назначение платежа: Благотворительная помощь на строительство мечети, НДС нет.

Категория: новости области | Просмотров: 418 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 5.0/4
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz