Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2013 » Июнь » 2 » «ЯШЬ ГАИЛӘ» БӘЙГЕСЕ
18:40
«ЯШЬ ГАИЛӘ» БӘЙГЕСЕ

Традициягә кергән "Яшь гаилә” өлкә конкурсы гадәттә Гаилә көненә туры китереп үткәрелә иде. Көннәр ямьсез тору сәбәпле, быел әлеге бәйге 25 нче май көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә уздырылды. Шушы үзгәрешләр аркасында ярыш сәхнәсенә өч пар гына чыгып бастылар. Алып баручылар үзәк хезмәткәрләре Зөлфинә Минибаева белән Марат Вәлиев тамашачыларны сәламләп, гаиләләр белән таныштыргач, ярышучыларның сәләтләрен бәяләр өчен өлкә татар Конгрессының мәдәният комитеты рәисе ВәлимәТашкалова җитәкчелегендә жюри әгъзалары итеп шәһәр себер татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин белән "Яшь гаилә-2012” җиңүчесе Регина Кәримова билгеләнгәнен игълан иттеләр. Катнашучылар өчен беренче бәйге - визитка, ягъни гаиләләре белән таныштыру. Ул видеоролик, слайдлар аркылы башкарылды. Беренче гаилә - Төмән шәһәрендә яшәүче Диләрә, Данис Хәлитовлар ике кызлары Амелия һәм Аделия белән. Гаилә башлыклары иҗади бәйгедә туй киемнәреннән лирик бию башкардылар. Шулай ук Төмән шәһәрендә яшәүче Наилә һәм Рушан Назыровлар уллары Азамат белән һәркемгә таныш булган "Аерылмагыз” җырын җырладылар. Төмән районы, Индрәй авылыннан килгән Лариса һәм Руслан Тилимбаевларның кызлары Аделия белән Эмилия бу катлаулы эшне үз кулларына алып, тамашачыларны "Әлифба” дигән җыр белән сөендерделәр. "Хуҗабикә” номинациясендә хатын-кызларыбыз аш-суга осталыкларын дәлилләп, өйдә пешереп алып килгән ризыкларының рецептлары белән бүлештеләр. Жюрига Диләрә - алма бәлеше, Наилә - пәрәмәч, Лариса - кабак бәлеше тәкъдим иттеләр. Оештыручыларны хуҗаларның көчләре дә, алтын куллылыклары да кызыксындырмады, аларның балалар белән уртак тел таба алуларын тикшерделәр. Сәхнәгә чыгып сафка тезелгән балаларга гаилә башлыклары юнәлтүче сораулар биреп, нәрсәне аңлатканын сорашып белделәр. Аннары конкурсантларның җанатарларын сынадылар. Биредә Хәлитовлар белән Тилимбаевларныкылар үзләрен бик актив тоттылар. Омск өлкәсеннән килгән Наилә һәм тумышы белән Аромаш районыннан булган Рушан Назыровлар Төмәнгә күптән түгел күчеп килү сәбәпле, аларга алкышларны тамашачылар бүләк иттеләр. Ләкин яңа гаилә корып җибәргән татар гаиләләренә саф туган телебездә изге теләкләр юллау, киңәшләр биргәндә Назыровларга тиңнәр табылмады. Ярышучылар икенче бәйгегә әзерләнгән арада халык үзәк җырчылары Лариса Насыйбуллина, М.Вәлиев, "Аккош” бию, "Бәйрәм” балалар ансамбльләренең чыгышларын карап юандылар. Шул арада жюри әгъзалары да үз вазифаларын төгәлләп, җиңүчеләрне билгеләр өчен Вәлимә Сәгыйть кызы сәхнәгә күтәрелде. Башта ул чарага анализ ясап, һәр гаилә турында җылы сүзләр әйтте һәм Хәлитовлар белән Назыровларга катнашкан өчен дигән дипломнар тапшырды. Тату, сәләтле, тырыш гаилә исеменә һәм кыйммәтле бүләккә Тилимбаевлар гаиләсе лаек булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Категория: новости области | Просмотров: 762 | Добавил: Zul4itai | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz