Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » 2010 » Январь » 21 » «ЯРКОВСКИЕ ИЗВЕСТИЯ» ЯЗА
09:11
«ЯРКОВСКИЕ ИЗВЕСТИЯ» ЯЗА

Төнлә Яркәү янындагы постта нарядта торучы милиция лейтенанты Рамил Әнвәр улы Фәйзуллин белән кече милиция лейтенанты Александр Юрьевич Шультейс бервакыт яннарыннан үтеп баручы ят номерлы машинага игътибар итәләр һәм аңа туктарга кушалар. Зур тизлек белән алга ыргылган автомобиль артыннан куып китәргә туры килә. Аны урман янында куып җитеп, сакланып кына машинага якынлашалар, эчен тикшерәләр, ә анда корал, утыручылардан патрон табалар. Тик шоферы гына качып өлгерә, тикшерү-оператив  төркеме тиздән эзләп таба үзен. Менә шулай бу батыр егетләр чираттагы җинаятьне булдырмый калалар. Шундый тырыш, намуслы егетләр тынычлыгыбызны саклаганда явызлар баш калкыта алмас.



Шатан авылында яшәүче Рәйханә Абдулла кызы һәм Шәйхетдин Сәләх улы Зыятдиновлар 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хезмәт фронты ветераны, чирәм җирләрне күтәрүче медале иясе, 30 ел шофер хезмәтен башкарган Шәйхетдин ага белән совхозның җитештерү планын үтәүгә бөтен көчен биргән Рәйханә апа тырышлыклары өчен Мәскәүгә авыл хуҗалыгы уңганнары күргәзмәсенә делегат итеп сайланганнар.


Зәйтүнә Хәчәт кызы Дәүләтшина 42 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, Рәгес, Кала, Карагай мәктәпләрендә башлангыч класс укытучысы булып эшләгән. Соңгы биш елда Иске Александровка мәктәбендә белем бирә. Ул авылның депутаты, киңәшчесе, активисты да. Гел хәрәкәттә, эштә Зәйтүнә ханым. Тормыш иптәше Рифхат белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, ире вафат булганга да егерме еллап гомер үтеп киткән инде. Гел яшь күңелле, зыялы З.Дәүләтшинага декабрь аенда 60 яшь тулды.


Аксаринск администрациясе баш белгече Динара Салих кызы Моратовага озак еллар намуслы хезмәт итүе өчен Яркәү районы администрациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Г.ВӘЛИЕВА әзерләде.

Категория: "Язковские известия" яза | Просмотров: 589 | Добавил: Gladiolus | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz