Татар матбугаты йолдызлыгы
төркемендәге "Яңарыш” газетасы Төмән-Тубыл регионындагы булган
татар газеталары арасында иң озын
гомерлесе һәм ул тик алга гына өнди. "Яңарыш”ның нәшер
ителә башлавына быел сентябрь аенда 23
ел тула. Шул уңае белән редакция хезмәткәрләре үзләренең укучылары,
жәмәгатьчелек белән очрашып, күзгә-куз
күрешеп, алар алдында мәйдан тота.
"Яңарыш” жан дәвасыдай өлкәбездәге татар халкының милли
аңын уятучы, аның аңына иң изге омтылышларны иңдерүче, белем чыганагы,
чын-чыннан халык үсешендә яңарышка өндәүче.
Матбугат өчен авыр чорда үзенең үсү дәверен уңышлы кичереп,
милләттәшләребезнең ихтирамын һәм
мәхәббәтен казанып, өлкә газеталары арасында иң кызыклы һәм эчтәлекле
басмаларның берсенә әверелде.
Газетаның диапазоны шактый
киң. Аның битләрендә басыла торган материаллар халкыбыз алдында торган
проблемаларны ачык һәм кискен куярга тырышалар. Өлкәбездәге татарларның тарихы,
мәдәнияте, хәзерге вакыттагы тормышы буенча
төрле мәкаләләр бастырыла, авыл, мәктәпләр тарихы, күренекле сугыш һәм
хезмәт ветераннары турында язалар.
"Яңарыш” өлкәбез тарихында
даими рәвештә чыга тоган бердәнбер татар газетасы. Шуның өчен ул редакция
хезмәткәрләренең тырышлыгына, аны укучыларына, кызыклы һәм тирән мәгънәле мәкаләләр язучы хәбәрчеләренә рәхмәтле.
Редакция хезмәткәрләре – Алсу Сәгыйтова, Гөлнур Вәлишина, Наилә Сафиуллина,
Рәүфә Кангазина, Диләфрүз Фәхретдинова, Нәсимә Ташбулатова, Лариса
Түзмөхәммәтова журналист профессиясен
тырышлык белән үзләштереп, газетаны
уңышлы яшәтәләр. Алар аны Азат Гыйззәт улы
сызган юлдан дөрес алып баралар. Күп санлы хәбәрчеләр дә -
Римма Өметбаева, Люция, Динара Хәбибуллиналар, Нәркәс Нәбиуллина, Нәркис
Галеев, Альберт Урамаев, Фатыйх Гарифуллин һәм башкалар да "Яңарыш” тормышында
зур роль уйныйлар.
Озын гомерле, колачлы бул, себердә яшәгән татарларга озак һәм
игелекле хезмәт ит, "Яңарыш”!
Изил ГАРИФУЛЛИН.
|