Төмән нефть һәм газ университетының физкультура
факультетында өч ел инде тренер булып дзюдо буенча бөтенроссия категорияле
судья - Рәис
Гыйльметдин улы Шәйхетдинов эшли. Бирегә ул Чиләбе дәүләт университетыннан махсус чакыру
белән килә. 20 елдан артык ул Россия күләмендәге спорт мастерларын өйрәтә. 2007
елдан университет каршындагы спорт клубы белән идарә итеп, студентларның
сәламәтлекләрен ныгыту юнәлешендә актив эшләр алып бара. Студентлар арасында
оештырылган футбол, волейбол уеннарында университет югары урыннар ала. Бүгенге
көндә Р.Шәйхетдинов Республика һәм регионара ярышларда Төмән өлкәсе
спортчыларының ихтыяҗларын яклый. Аның теләге - студентлар белән генә түгел,
спорт белән чын мәгънәсендә кызыксынган укучы балалар белән дә эшләү. Моның
өчен бар уңайлыклар булдырылган - декабрь аенда уку йорты җитәкчеләре аерым зал
бүлеп биргәннәр. Хәзер инде яшүсмерләр туплыйсы кала. Милләт җанлы тренер
күбрәк татар балаларына дзюдо өйрәтергә һәм милләттәшләре белән бер казанда
кайнау турында хыяллана.
Р.КАНГАЗИНА.
|