"Үз-үзеңне тәэмин итү” дәүләт программасы буенча бирелә торган матди ярдәм белән Тубыл районы,
Ләчек авылында беренче булып Самат Тимергали улы Ниязов гаиләсе
кулланган. Бирелгән 18 мең акчага 3 ел элек алар ат сатып алганнар. Сазъяк арты
авылларында ат бик кирәкле хайван, кышын утын-печән, күлдән боз кайтарасың,
кар-бураннар юлларны томалап куйган очракта, җигелгән атка утырып, теләгән
җиреңә рәхәтләнеп барып кайтырга була. Ниязовлар яшь һәм күп балалы гаиләләр
рәтенә керә. "Күп балалы гаиләдә тәрбияләнгәнебезгәме, без икебез дә бала
яратабыз. Бертуганнарың белән аралашып яшәве үзе бер зур бәхет”, - дип елмая
Эльза Раил кызы. Авылда башлангыч мәктәбе генә булу сәбәпле, уллары Тәлгать,
кызлары Айсылу һәм Ләйлә интернатта яшәп, Күкрәнде мәктәбендә укыйлар, өйгә ялларга
гына кайтып йөриләр. Үзләре янында 4 яшьлек Руфат белән кечкенә Юлия генә.
Күптән түгел Ниязовлар галәсе яңа зур йорт төзеп чыкканнар. " Өйне салганда
күпчелек агач эшен үз көчем белән башкардым. Тормыш алып барганда үз көчеңә һәм
мөмкинлегеңә ышанган вакытта, сынаулар куркытмый икән кешене”, - ди, тыйнак
кына өй хуҗасы. Булган кеше нәрсә генә эшләсә дә булдыра ул. Андыйлар турында
халык "алтын куллы” ди. Самат Тимергали улы – эшкә батыр, тырыш, тәвәккәл егет.
Агач эше серләрен дә яхшы белә: яшәгән йортларының капка-коймаларын, тәрәзә йөзлекләрен, өй каршын искиткеч матур
итеп бизәкләп эшләп куйган. Кечкенә остаханә булдырган, анда агач эшләнмәләр
әзерләү өчен станоклар тора. Кулында
шөгыле булмаган кешегә авыл җирендә тормыш алып баруы, әлбәттә, авыр. Ә аны,
балта остасын, йомышы булган туганнары, авылдашлары, халыкча әйтсәк,
"шабашка”га чакырып кына торалар. Ә инде эш табылып торганда, яшәве дә күңелле,
киләчәккә өмет тә туа.
Р.КАНГАЗИНА
|