Җәйге ялымда авылыма кайткач, кем
белән күрешсәм дә, алдан ук сөйләшеп куйган кебек, барысы да: "Балалар уйный
торган мәйданчыкны барып күрдеңме?”, "Аэропортыбыз күрсәткечләрен буяп куйдык,
самолетта очканда хәзер авылыбыз ерактан ук күзгә ташлана” яки "Мәчетебезгә дә
нигез салынды...” дип сүз башлыйлар да, бүгенге көндә авылның булган бар
проблемаларын үз җилкәсенә алган Таһир Мөҗип улы Сөләймановны чын
күңелдән мактап, рәхмәтләрен газета аша җиткерүемне үтенәләр. Моңа гаҗәпләнәсе
дә түгел, чөнки Майсәрә апа белән Мөҗип абый Сөләймановлар 9 балага да тигез
тәрбия биреп, аларны кешелекле, кече күңелле, ярдәмчел итеп үстергәннәр.
Таһирның халык белән аралаша белүе, аларны берләштереп, "авылыбыз иминлеге өчен
бит”, дип эшләргә оештыра алуы авылдашларының аны ничек хөрмәт итүен күрсәтә.
Чынлап та, шушы кыска вакыт эчендә авылда күпме изге эшләр башкарылды.
Балалар
мәйданчыгын гына алсак та... Кызыксынуымны тыя алмыйча, балалар тавышы
яңгыраган якка, авыл уртасына, юл алдым. Мәктәп каршысындагы читәнләнгән
мәйданчык эченә килеп кергәч, уйнап йөргән ваемсыз балаларга карап, аларның
бәхетле-шатлыклы мизгелләрен уртаклаштым. Биредә нарасыйлар рәхәтләнеп ял
итсеннәр өчен агачтан өй, таган, машина, шуар өчен тау ясалган, ком белән
уйнарга яратучыларга да махсус урын билгеләнгән. Ә инде ике пар аккошка карап
кемнәр генә сокланмый икән! Таһир
гаиләсе белән Тубыл шәһәрендә яшәсә дә, туган җире – Тубыл районы, Ләчек
авылына еш кайтып йөри. Авылдашлары нинди йомыш белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, ул
аларга булдыра алган хәтле ярдәм итәргә тырыша. Шуңа да халык аны бертавыштан
үзенең яклаучысы итеп сайлаган инде. Һәм ялгышмаганнар. Бүгенге көндә Таһир
ләчеклеләрнең зур бер таянычы, алтын терәге булып тора. Бу көннәрдә дә аның эше
тыгыз әле - авылдашларының йорт-җирләренә документ ясату эше буенча "йөгерә”.
Хәер, әзер документны кулга алу нинди зур шатлык икәнен саз ягында яшәүче
кешеләр генә аңлыйлардыр.
Р.КАНГАЗИНА.
|