9 февральдә "Төзүче” өлкә
милләтләр мәдәнияте йортында Төмән татар яшьләре союзы һәм татар мәдәнияте
бүлеге белән бергә оештырылган "Моңны
тану” чарасы үтте.Конкурсның төп мәгънәсе - сүзсез көйләр тыңлап, җырларны белеп
алу. Катнашучылар бу вазифаны тулысынча үтәделәр. Яшьләр чит ил, рус һәм татар
эстрадаларының 90 нчы еллар һәм заманча, татар халык җырларын белүләрен
күрсәттеләр. Әлбәттә, татар кыз һәм егетләренең күбрәк популяр клуб музыкасын
яратулары беленде. Иң актив җыр белүчеләр финалга чыгып ярыштылар. Һәм аларның
өчесе Tatar-party дискотекаcына билет белән бүләкләнде.
Э.МИРГАЗИЗОВА.
|