Быелгы Рамазан аеның яңалыкларын Төмән өлкәсе
мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Галимҗан хәзрәт Бикмуллиннан сорашып,
хәбәрдар булдык.
- Аллага шөкер, быелгы уразаларыбыз бик тиз уза. Менә
хәзер икътикаб көннәре бара, ягъни уразаның калган ун көнен пәйгамбәребез
мәчеттә уздырган көн, – дип хәзрәт сүзен башлады.
- Ифтарга килүчеләр мәчетнең икенче катында ирләр генә
400 ләп кеше булды. Хатын-кызлар ягында да байтак булганнардыр дип уйлыйм.
Күп, мул итеп аш-суларны әзерлиләр, иртәнге сәхәргә дә
кала.
- Былтыргы белән чагыштырганда авыз ачтыручылар быел
күбрәк булдымы?
- Юк, былтыр Җәмигъ мәчетендә бер генә көн ифтарсыз
үтте, ә быел берничә көн; аның каравы авыз ачарга халык күбрәк йөрде.
- Ялутор районы Аслана авылында, балаларга лагерь
оештырырга җыенасыз дип ишеткән идек.
- Аллага шөкер, бик кыенлыклар белән булса да үтеп
китте. Барлыгы 40 бала, 12 көн ял иттеләр. Ата-аналар канәгать калып, киләсе
Уразаларда тагын да шулай уздыруыбызны үтенеп калдылар. Төмән өлкәсенең милли
эшләр буенча комитеты акча ягыннан ярдәм итте. Аларга зур рәхмәтебезне
белдерәбез. Әлбәттә, Ямбай мәчете мәдрәсәсендә яхшырак үтә иде, быел ремонт
булу сәбәпле анда уздыра алмадык.
- Зур эшләр башкарасыз икән, тагын нинди яңалыкларыгыз
бар?
- Әйе, бу көннәрдә вице призедент С.М.Сарычев Ямбай
мәдрәсәсенә килеп, хәлләребезне белешеп китте. Аннан башка Җәмигъ мәчете
янындагы хатын-кызлар мәдрәсәсен зурайттык. Шулай ук хатын-кызларга яңа
тәһарәтханә ясадык. Эшебез күп, шуңа күрә дә Рамазан ае бик тиз үтеп киткәндәй
булды.
Н.САФИУЛЛИНА.
|