Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » И туган тел » И туган тел

ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫ СЕМИНАРЫ


Төмән районында татар укытучыларының чираттагы семинары үтте.

Быелгы уку елында укытучылар икенче мәртәбә җыелдылар. "Универсаль белем – күнекмәләрне үзләштерү нигезендә укучыларның шәхесен үстерү” дигән темага багышланган семинар Червишево урта мәктәбенең филиалы булган Акъяр мәктәбендә булды. Уку йорты белән Надежда Ивановна Иванова җитәкчелек итә. Тату коллективта 17 укытучы 95 балага белем бирә. Районнан килгән укытучыларга программа буенча ике ачык дәрес, бөтендөнья аналар көненә багышланган класстан тыш чара күрсәтелде. Беренче ачык дәресне мәктәптә 23 ел хезмәт иткән Чулпан Хәмит кызы Качаева бирде. Дәрес шагыйребез Барый Рәхмәтнең "Кыш һәм Кеше” дигән әсәрен өйрәнүгә багышланды. 4 нче класс укучылары бу әсәрдә кеше образының табигатьтә бар нәрсәдән дә көчлерәк икәнлеген күрделәр, матур уку, оста сөйләү күнекмәләрен булдырдылар. Укытучы апа үзенең дәресендә күп төрле эш алымнарын кулланды: тел шомарткычлар әйттерү, сүзлек өстендә эшләү, төрле жиһаз куллану, материалны башка предметлар һәм тормыш белән бәйләү, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнү һ.б. Икенче дәресне яшь укытучы Мадъярова Лилия Шәйхинур кызы үткәрде. Лилиянең татар бүлегенең 5 нче курс студент булса да, дәресенә зур җаваплылык белән әзерләнгән. Такташның "Алсу” поэмасында яшьлек яме” дигән темага багышланган ачык дәрестә укытучы 8 нче класс укучыларның уку, сөйләшү, фикер йөртү, әдәби образга характеристика бирү, лирик әсәргә анализ ясау осталыгын камилләштерде. "Ана – бөек исем” дигән темага класстан тыш мероприятие өчен Р.Т.Миръяминова һәм А.А.Сагидуллина җаваплы иделәр. Күздән яшь чыгарырлык матур әдәби – музыкаль композиция укучыларга да, кунакларга да бик ошады. Түгәрәк өстәл янында Каскара урта мәктәбе укытучысы Ә.Х.Бакиева «Универсаль уку алымнарының Гомум белем бирү системасында» дигән темага, роле Талымхан урта мәктәбе укытучысы Р.Ә.Рәхимова – «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү» дигән темага чыгышлар ясадылар. Укытучылыр дәресләргә үз анализ, анализ ясадылар, информацион технологияне уңышлы куллана белүләрен яшь укытучыга киңәшләр бирделәр. Район методик оешма җитәкчесе Г.Х.Муллачанова район һәм өлкә олимпиадасына әзерлек турында сөйләде. Шыкча, Муллаш, Ямбай, Индрәй, Каскара, Талымхан мәктәпләреннән килгән укытучылар семинарны уңышлы итеп оештыручыларга рәхмәтләр белдереп, киләчәктә зур уңышлар теләп калдылар.

Р.РӘХИМОВА.

 

Категория: И туган тел | Добавил: Zul4itai (14.12.2011)
Просмотров: 2625 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz