Төмән районы татар теле укытучыларының чираттагы
"Этнокультуралы компонентны өйрәнүдә укыту һәм тәрбия процессын
камилләштерү максаты белән яңа укыту технологияләрен куллану” дигән темага
багышланган эшлекле очрашулары бу юлы Талымхан урта мәктәбендә үтте.
Семинарда Каскара, Индрәй, Акъяр, Шыкча, Ямбай мәктәбе
укытучылары катнаштылар. Аларны мәктәпнең педагог-оештыручысы Лена Мидхәт кызы
Юскаева каршы алып кыскача мәктәп тормышы, соңгы елларда ирешкән уңышлары белән
таныштыргач, бу көннәрдә Первоуральск шәһәрендә узган "Түгәрәк уен” фольклор
фестивалендә 3 нче урын яулап кайткан "Шаян” (җитәкчеләре И.Рамазанова) балалар
фольклор ансамблен сәхнәгә чакырды. Алар
себер татарлары тормышыннан "Балык тоту” дигән күренеш тәгъдим иттеләр. Аннары
җәй көне Тубыл шәһәрендә оештырылган "Искер-җыен” фестивалендә катнашып 2 нче
урынга лаек булган җырчы кыз – Азалия Рамазанова (И.Рамазанова) моңлы җыр бүләк
итте. Өлкә күләмендә гел югары урыннар алып торган "Күбәләк” бию ансамбле татар
халык биюен башкарды. Кунаклар күңел ачып, ял иткәч, татар теле укытучысы Рәйсә
Әбделалим кызы Рәхимова аларны 7 сыйныфта "Туган җирдән иркен җир юк” дигән
темага әзерләнгән ачык дәресне карарга чакырды. Укучылар җирле шагыйрьләр иҗаты
белән танышып, туган як, җир, авыл темасына багышланган шигырьләрне сәнгатьле
итеп сөйләделәр. Аннары Рәйсә Әбделалим кызы укучыларны Төмән шәһәреннән килгән
шагыйрә Клара Кучковская белән таныштырды. Клара Латыйп кызы балаларга кыскача
тормыш юлын сөйләде, берничә шигырен укыды, укучыларның кызыксынып биргән
сорауларына җавап бирде, мәктәп китапханәсенә ул себертатар телендә бастырылган
"Әйткем киләте” дигән китабын бүләк итте. Дәрескә махсус чакырылган авылның
хөрмәтле шәхесе - Әмир Сәйфулла улы Юскаев та балаларга җиңелчә үгет-нәсихәт биреп, изге теләкләрен
җиткерде. Дәрестән соң укытучылар түгәрәк өстәл артында күрештеләр. Төмән
районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәлия
Хәлил кызы Муллачанова дәрескә тирән анализ ясап, киңәш-тәкъдимнәр кертте,
туган телебезне үстерү өстендә җиң сызганып эшләргә чакырды. Күптән түгел Казан
шәһәрендә үткән Бөтенроссия укытучылары съездында катнашып кайткан Каскара урта
мәктәбе укытучысы Әлбинур Хәҗәт кызы Бакиева үзенең тәэсирләре, кичерешләре
белән бүлеште, съездда нинди сораулар, проблемалар каралганы турында тулы
мәгълүмат бирде. Ахырда Г.Муллачанова киләсе очрашуның 8 нче декабрьда Каскара
мәктәбендә оештырылачагын белдерде һәм укытучыларны үткән һөнәри бәйрәмнәре белән
котлады, бүләкләр тапшырды.
Р.КАНГАЗИНА.
|