Миңа бары 12 яшь, гади татар кызы. Яшем кечкенә булса да, үз
телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам мин. Әнием
белән икебез арасында изге уйлар, иң якты хисләр бары туган телдә сөйләшкәндә,
аңлашканда гына туа. Ул, «кызчыгачым» дип эндәшсә, нинди рәхәтлек кичерәсең! Ә мин «әнием» дип әйтсәм, ул бар дөньясын онытып мине тыңлый. Әмма,
минем яшьтәшләрем арасында әниләренә
«мама» дип әйтүчеләр мондый рәхәтлекне кичермиләр кебек - миңа алар телсез
кебек тоела.
Бүгенгесе көндә минем яшьтәшләрем туган телләрендә сөйләшергә
оялалар. Сөйләшсәләр дә рус сүзләрен күбрәк кулланалар. Шагыйрь Ш.Маннур болай дигән:
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле, затлы тел.
Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки
минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең
әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь
Җәлил теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине,
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Телне белү, аны өйрәнү һәркемнең үзеннән тора. Бүгенге көндә әдәби
телне генә түгел, себер татар телен дә югалта барабыз. Вакыт узган саен аны
яңадан торгызу авыр булыр. Ә минем кебек туган телдә сөйләшүче татар кызлары
сирәгәя бара.
Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыгында татар теле
укытучыбыз Рәйсә апа Рәхимова үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны аңладым: туган
тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел,
халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар
телебез сакланып калыр.
Рәхмәт сиңа!
Җыр булырлык сүзләр биргән,
Матур телем, туган телем,
Рәхмәт сиңа!
Ләйсән Сабирова,
Талымхан урта мәктәбенең 7 класс укучысы.
|