Бөек Җиңүнең 65
еллык юбилеен Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында да бик зурлап үткәрделәр. 9
май көнне иртә таңнан шарлар, флаглар, чәчәкләр белән бизәлгән автобуслар
укытучыларны, укучыларны, мәдәният хезмәткәрләрен, авылның җәмәгать эшендә
актив катнашкан хатын-кызларны төяп, Тукман, Паченка, Кыткүл, Бухарин авылларын
әйләнеп чыктылар. Һәр авылда туктап сугыш чорындагы костюмнарга киенгән җирле
артистлар халыкка концерт куйдылар. Иң соңгы пункт Киндерле булды. Парк
территориясендә урнашкан Бөек Ватан сугышы корбаннары һәм яудан кайткан
солдатларга багышланган һәйкәл каршында митингта әби – бабайларның урыннары
түрдә иде. Беренче сүз Киндерле мәчете имамы Сәлимҗан Хәзрәт Самадовка бирелде.
Ул сугыш кырында ятып калган һәм кайтып хәзер инде яныбыздан киткән
ветераннарга багышлап вәгазь сөйләде, Корьән сүрәсен укыды. Мәктәп директоры
Алсу Латыйпова, Киндерле бүлеге җитәкчесе Рамил Ногманов, ветераннар советы
рәисе Фәһим Хәмидуллин авылдашларын олы бәйрәм белән тәбрикләделәр. Мәктәп
укучылары сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Мәдәният йортында хезмәткәрләре,
укытучылар, укучылар, һәр чарада актив катнашучы авыл хатын – кызлары
тарафыннан зур концерт оештырылды. Ул сугыш чорына багышланган сценарийдан
башланды. Концерт программасы гаять бай иде. Фәһим Шәрәфулла улы 19 ветеранга
бүләкләр әзерләгән шәхси кибет хуҗасы Татьяна Гисматуллина һәм тормыш иптәше
Фәрит Габидулла улына, ООО ПК " Молоко” директоры Илназ Исмәгыйлевка зур рәхмәт
белдерде. Түбән Тәүде районы башлыгы Зөфәр Зариф улы Әхтәриев: «Безнең балалар
бигрәк сәләтле. Мәдәният йортына яңа профессионал хезмәткәрләр килде. Наҗия
Хакимова, Руслан, Рөстәм Маметовларның бездә эшләүләренә куанам. Тиздән шушы
мәдәният йортын реконструкцияләү көтелә. Моның өчен акча бирелгән. Яңа театраль
урындыклар кайтарылачак, фасад үзгәртеләчәк һәм башкасы. Төзү эшләрен
"Меридиан” компаниясе җитәкли. Новотроицк, Түбән Тәүде авыл хакимиятләре икегә
бүленәчәк. Киндерле авылы үзәк булачак. Тыл һәм хезмәт ветераннарына сугыш
елларында күргәннәрен яшь буынга күп сөйләргә кирәк. Яшьләр белсеннәр, ишетсеннәр. П. Прокопьев
исемендәге фонд районның сугышта һәлак булучылары, ветераннары турында китап
бастыра. Җитәкчесе мин. Шушы китапта геройлар сез булырсыз, кадерле тыл һәм
хезмәт ветераннары. Рәхмәт мине укыткан укытучыларга, аларның кайберләре залда
утыра, ә кайберләре юк инде. Мин барыгызны да якын күрәм, хәзерге укытучыларга
да укытучыларым дим – дип Зөфәр Зариф улы бәян итте.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|