Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Балалар сәхифәсе » Мәкаләләр

БАЛАЛАР БАКЧАСЫНА ДА КЫШ БАБАЙ КИЛДЕ

Бу көннәрдә Төмәннең  1 нче Заречный микрорайонында урнашкан 167 нче балалар бакчасында "Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү  үзәге хезмәткәрләре татар телен өйрәнүче балалар өчен "Безгә Яңа ел килә” уен-дәрес үткәрделәр. Чараны үзәкнең татар теле укытучысы Наисә Камил кызы Гайнельянова алып барды.

Бәйрәмчә бизәлгән залда ата-аналар каршына урындыкларга 6-4 яшьлек "төлке”ләр, «юлбарыс»лар, "аждаһалар”, "кар кызлары” тезелешеп утырганнар. Үзләре сөйкемлеләр, шаяннар...

- Балалар, кышын урамда һава торышы нинди? – дип укытучы  сорады.

- Суык.

- Безнең битебезгә, җиргә нәрсә ява?

- Кар.

- Кышын безне нинди бәйрәм куандыра?

- Яңа ел - Чыршы бәйрәме.


Уртада яшел чыршы утыра. Әмма ул бизәлмәгән. Сабыйлар уенчыклар алып аны бизәделәр.

- Безнең яныбызга бүген кунак килә, ә кем ул балалар?

- Кыш бабай!

- Ә Снеговик татарча  ничек дип атала?

- Кар бабай!

Балалар түгәрәккә басып "Кыш бабай” җырын җырладылар. Менә сабыйлар янына капчыгын асып Кыш бабай да (татар теле укытучысы Регина Рифкать кызы Халикова) килеп җитте.

- Исәнмесез, балалар! Мин ерактан килдем, бик арыдым. Сезнең татарча шигырьләр сөйләвегезне, җырлар җырлавыгызны тыңлап, уйнавыгызны карап  урындыкка утырып ял итим.

Балалар "Күрсәт әле, үскәнем!” уенын уйнадылар. Аннары Кыш бабайның кызыл бияләен бер-берләренә бирделәр. Музыка туктагач ул кемдә кала, шул биергә тиеш булды. Рината белән Даяна; Камил, Эмиль һәм Алинә өчәве биеделәр.

Регина, Камил, Зөфәр, Илнур, Линар һәм башкалар Яңа ел турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Чыршы тирәли берничә кат җырлап әйләнделәр.

- Мин сезгә карап шатланып утырдым. Әти-әниләрегезгә дә сезнең татар телен өйрәнүегез өчен бик зур рәхмәт, - дип ул балаларга бүләкләр таратып,  саубуллашып еракка, салкын якларга китте. Ата-аналар сабыйларга шушындый бәйрәм бүләк итүләре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

- Балалар белән өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Сезнең күпме ярдәмегез кирәклеген аңлыйсыз. Өйдә ана телендә аралашкан  сабыйларның сөйләшүләре аерылып тора. Саклыйк туган телебезне, - дип үзәк директоры Венера Ивановна

Хәйруллина бәйрәм азагында  ата-аналарга мөрәҗәгать итте.

Д.ФӘХРЕТДИНОВА.

Категория: Мәкаләләр | Добавил: Zul4itai (07.01.2012)
Просмотров: 2760 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz