"Түгәрәк уен” 2 нче өлкә фольклор фестивалендә Вагай районыннан
килгән "Тугыз моңнары” фольклор-этнографик ансамбле «Агытбаш елгасы
буенда кер юуу» күренешен тәкъдим итеп, 2 нче урын яулады. Артистларның
осталыкларына тамашачы битараф була алмады, сәхнәдә куйган сюжетны уйнап түгел,
яшәп күрсәткән тугызлылар чыгышын алкышларга күмде. 34 ел гомерен сәнгать эшенә
багышлаган Зәйнекамал Әлмөхәммәтова ансамбльне 10 елдан артык җитәкли. Бирегә 8
кеше бик теләп йөри. Арада иң өлкәннәреннән Зөлгабҗамал Кинчина, Фәния Сафина,
Рәйсә Зарипова, Гөлнура Арипованы әйтергә була. Күптәл түгел хатын-кызлар
арасына Рәмис Әлмөхәммәтов килеп кушылган. Бу хәл ансамбльдәгеләр өчен генә
түгел, тамашачы өчен дә зур сөенеч. Элек алар татар җыр-моңнары, биюләрен башкарган
булсалар, хәзер йола, гореф-гадәтләребезне чагылдырган күренешләр
сәхнәләштерәләр. Өлкәгә алар районда узган сайлап алу турында беренче урынны
алгач узалар. Кер юуу күренешен күрсәтү идеясен укытучы Әйтбикә Сөләйманова
тәкъдим итә һәм сценарийны төзи. Үткән ел да алар өлкә фестивалендә катнашалар.
Бу турыда З.Әлмөхәммәтова: ”Идәнне пычак белән кырып юу күренешен әзерләп
килгән идек, ул чакта безне яхшы аңлап җиткермәделәр бугай. "Идән юуу йоласын
беркем күрсәтмәс, сезнең бик үзенчәлекле номер булачак”, - дип, әлеге идеяне
безгә озак еллар идән юучы булып эшләүче Шәмсия апа бирде. 2010 нчы елда
"Түгәрәк уен” регионара фестивалендә кыз теләү йоласын сәхнәләштердек. Анда
яшьләр дә катнаштылар. Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең махсус бүләген отып
кайттык. Авылда төрле чаралар үткәрәбез, бәйрәмнәрдә җырлап-биеп халыкның
күңелен ачабыз. Киләчәктә ансамбльгә яшьләрне алырга планлаштырабыз”, - дип
сөйләде.
Р.КАНГАЗИНА.
|