Үткән җомгада Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге
оештыруында 1 нче Заречный микрорайонында "Түре кичләре” 6 нчы фольклор
фестивале булып үтте. Елга янына җыелган бер төркем тамашачыны мәдәният үзәге
хезмәткәрләре Стелла Шакирова белән Лариса Насыйбуллина матур сүзләр белән
каршы алып, рус һәм татар халкының милли бәйрәмнәре, аш-сулары, йолалары
турында сораулар биреп кечкенә конкурс үткәрделәр. Аннары сәхнәгә үзәк
җырчылары чыгып үзләренең яраткан җырларын башкардылар.
Сәхнәдә артистлар
алышынган арада бәйрәмне алып баручылар балалар белән төрле уеннар оештырдылар.
"Этнос” балалар үзәге җырчысы Эльвира Янбаева, биюче кыз – "Себер йолдызы–2010”
өлкә конкурсында 3 нче урынны алган Алинә Кучумованың чыгышлары бәйрәмгә ямь
кертте. Талымхан авылыннан "Күңелле Янтык” (җитәкчесе Г.Хәкимова), "Барбарис”
(И.Сафин) балалар җыр һәм бию ансамбльләре дә килделәр. Аларның милли
киемнәрдә, һәр хәрәкәт яхшы итеп өйрәнелеп, югары дәрәҗәдә башкарган биюләре
тамашачыларга аеруча ошады. Фестивальдә һәр катнашучыга рәхмәт сүзләре һәм
Диплом тапшырылды. Шунысы кызганыч, көннең шундый матур булуына карамастан,
тамашачылар саны аз булды. Бу инде рекламаның җитеп бетмәве белән бәйледер.
Р.КАНГАЗИНА.
|