Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

ТӨМӘНДӘ “СӨЛӘЙМАНОВ УКУЛАРЫ” ҮТТЕ


Өлкә милләтләр эшләре комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы, Д.И.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе, Төмән дәүләт университетының гуманитар эзләнүләр институты җитәкчелегендә оештырылган "Сөләйманов укулары” 13 нче фәнни-гамәли конференциясе үзенең эшен Төмән университетының Ак залында пленар утырыш белән башлады.Чараны университетның фәнни һәм инновацион эшләре буенча проректоры, профессор А.Д.Шалабодов ачып, сүзне милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары В.В. Хоменкога тапшырды. Ул кунакларны җылы котлап, конференцияне үткәрүдә ярдәм кулы сузганнарга, аеруча, Ямбай авылы хакимияте һәм "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты җитәкчеләре исеменә рәхмәтләрен юллады. Аның сүзләренә өлкә Конгрессының башкарма директоры Р.Х.Насыйров кушылды. Чараның максатыннан чыгып, ул беренче себер татар шагыйребез Б.В.Сөләймановның халкы өчен башкарган хезмәтенә югары бәя биреп, Конгрессның  җәмгыять эшләрендә актив хезмәт күрсәтүче, мәдәниятебезне үстерүдә зур өлеш кертүче шәхесләргә Б.Сөләйманов исемендәге махсус премия булдырганын искәртеп, шул бүләккә поэзия һәм проза буенча шагыйребезнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән А.Гришин белән Булат Вәлик улының якын дусты, фикердәше Ә.Г.Гаитовның җәмәгать эшендә актив эш алып баруы өчен лаек булуларын игълан итте. Цхинвали шәһәрен азат итүдә батырларча һәлак булган Россия Герое Раушанның әнисе Гөлфрүз Абдуллина ярдәм итеп торганнары өчен өлкә автономиясе һәм Конгресска рәхмәтен белдерде, илебез күге һәрчак аяз булсын, дип теләде. Пленар утырышта фәнни докладлар белән тарих фәннәре докторы, профессор Д.М.Исхаков (Казан), филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфуллина (Тубыл), тарих фәннәре кандидаты З.А.Тычинских (Тубыл) чыгыш ясадылар. Өлкә казыяты казые Ф.Б. Гарифуллин Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан исән булган ветераннарның динебезне күтәрүдә башкарган хезмәтләре белән таныштырды. Тубыл шәһәре 15 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы А.Сөлхәрнәеваның (җитәкчесе Р.С.Кутумова) чыгышы да бик кызыклы булды, ул Ватан сугышында катнашкан укытучылар турында сөйләп, К.М.Моратовның язмышына тукталып үтте.

СЕКЦИЯДӘ

Конференция барышында 2 секция эшләде. Тел һәм әдәбиятка караган секцияне Тубыл социаль-педагогия академиясе профессоры Ф.С.Сәйфуллина белән ТОГИРРО доценты С.Х.Насыйбуллина җитәкләделәр. Биредә катнашырга теләк белдереп 30 кеше үзенең докладын җибәргән булган, әмма, төрле сәбәпләр аркасында, аларның 12се генә чыгыш ясадылар. Секциядә Эстәрлетамак педагогия академиясе, Яр Чаллы дәүләт педагогия институты студентлары катнашуы конференциянең даны киң таралганын күрсәтте, ә инде аларның фәнни эшләре Я.Зәнкиев, Б.Сөләйманов иҗатына багышланган булуы төмәнлеләрдә соклану, горурлану хисе тудырды. Яр Чаллы шәһәренең 33 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Нәҗип кызы Шәрипованың Б.Сөләйманов иҗатына чын йөрәктән гашыйк булып, аның кичерешләрен күңел түреннән үткәреп язылган доклады җанны эретерлек, шагыйребез иҗатына чын-чынлап кызыксыну уятырлык итеп әзерләнгән иде. Флера Сәгыйть кызы:” Чит төбәкләрдә себер татарлары әдәбиятын, телен өйрәнеп, безгә килеп аның турында сөйлиләр икән – бу бик күңелле хәл, безнең өчен мәртәбә, - диде. Аннары эш барышында килеп чыккан сораулар каралып, киләсе "Сөләйманов укулары”ның темасын якынча билгеләгәч, секция эше нәтиҗәле үтте дигән йомгак ясалды.

 "ТӨЗҮЧЕ” МИЛЛӘТЛӘР МӘДӘНИЯТЕ ЙОРТЫНДА

Конференция кунаклары "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында "Татар яшьләре бердәмлеге” һәм "Яшь буын” өлкә яшьләре оешмалары белән очраштылар. Җыелышны Төмән дәүләт университеты доценты М.А.Сагидуллин белән өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе В.С.Ташкалова җитәкләделәр. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Р.М.Насыйбуллин яшьләргә "Сөләйманов укулары”ның кайчан, кем тарафыннан оештырылганы турында сөйләде. Д.М.Исхаков әлеге чарага менә инде 13 нче тапкыр килгән, аның да яшьләргә җиткерерлек сүзе күп булды. Яшьләребезне кызыксындырган темалар күп булды, алар остазларына телебез, мәдәниятебез, киләчәгебезгә кагылган сораулар биреп, фикер алыштылар. Аннары кунаклар мәдәният йортының татар бүлеге җитәкчесе Г.Н.Хәлитова җитәкчелегендә югары дәрәҗәдә оештырылган тамаша карарга концертлар залына күчтеләр. Биредә аларны Талымхан авылыннан килгән Г.Хәкимова һәм И.Сафин җитәкләүче бию, уен-кораллары, Шыкчаның "Шытыр-шатыр” (Г.Габдуллин), шәһәр мәдәният үзәгенең "Хыял” (Ф.Кәримов), "Сүнмәс хисләр” (Ә.Назыров) ансамбльләре, ялгыз җырчылар: Чулпан Акъярлы, Маметовлар матур җырлары, искиткеч биюләре белән каршы алып, күңелле кәеф өләштеләр. Концерт Тубыл шәһәреннән килгән Арангуловлар башкаруында Б.Сөләйманов шигыренә язылган "Себер Гимны” җыры белән тәмамланды.


КОНФЕРЕНЦИЯНЕҢ

ИКЕНЧЕ КӨНЕНДӘ

Кунаклар өлкә фәнни китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Биредә аларны  китапханә эшенең үсеше үзәге җитәкчесе  З.С.Орлова белән хезмәткәр Г.Н.Әхмәтова җылы каршы алып, бина белән таныштырдылар.  Китапханәнең реконструкциядән соң танымаслык булып үзгәргәне кунакларны шаккатырды. Биредә филология фәннәре кандидаты, доцент К.С.Садыйков белән З.А.Тычинских яңа дөнья күргән китаплары белән таныштырып үттеләр. Аннары халык Ямбай авылы зиратына юл алды, Б.В.Сөләйманов рухына өлкә казыяты казые Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Коръән укыды, дога кылынды, аннары килүчеләр шагыйрь каберенә чәчәкләр салдылар. Мәдәният йортында оештырылган түгәрәк өстәлнең темасы 2010 нчы елның 14-25 октябрь көннәрендә уздырылачак халык санын алуга багышланган булу сәбәпле, дәүләт статистикасы территориаль органы булган "Тюменьстат”тан белгечләр - В.А.Ганихин, Т.Б.Ивашкина чакырылган, шулай ук мәгариф һәм фән департаменты белгече И.Н.Пивоварова килгән иде. Конференция кунакларын җанисәп алуда, бигрәк тә, милләтне күрсәтүче графа кызыксындырды. Бу сорауга Татьяна Борисовна: ”Милләтен һәр кеше үз кулы белән, үзе теләгәнче итеп язачак”, - дип аңлатты һәм халык санын алуга җәлеп ителәчәк кадрлар белән әзерлек эшләре алып барылуын әйтте.  И.Н.Пивоварова да өлкәдә, киләчәктә мәктәпләрдә кайбер фәннәр түләүле укытыла башлаячак, дигән хәбәрнең дөрес түгеллеген, 2011 нче елдан мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятына 3 сәгать биреләчәк һәм өлкәдәге тагын 2 мәктәптә туган тел дәресләре  укытыла башлаячак, дип ышандырды. Үзара бәхәсләр, кайбер килешмәүчелекләр килеп чыкса да, түгәрәк өстәл артында барган әңгәмәдән канәгатьлек кичереп кунаклар авыл музеена юл алдылар. Гомумән алганда, "Сөләйманов уку”ларының эше нәтиҗәле, уңышлы үтте дип әйтергә була.

Р.КАНГАЗИНА.


Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (02.06.2010)
Просмотров: 607 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz