Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

СЕЗГӘ НИНДИ ҖЫР КИРӘК?

Төмән татарлары тормышына ямь өстәп халык артисты, популяр композитор Зөфәр Хәйретдиновның "Мәхәббәт өчпочмагы” дип аталган концерты гөрләп үтте. Яраткан җырчыларыбыз белән очрашу кичәсе оештыручы Фәрит Хәкимовның эше тыгыз булуга карамастан, безнең белән дә аралашырга вакыт тапты. Без аннан җәйгә хәтле сузылган концертлар сезонында Татарстанның тагын кайсы күренекле җырчылары Төмән ягына килергә ашкынулары турында кызыксындык.

- Фәрит абый, бу сезонда җыр-моң сөюче якташларыбызны кемнәр белән очраштырырга исәплисез?

- Әйтик, тиздән бик матур программасы белән Нәфкать Нигъмәтуллин килә. Ул алдагы елларда да килде, тамашачы аны яратып калды, концертыннан рәхмәтләр әйтеп, күтәренке күңел белән кайтып китәләр. Тагын кайчан килә дип сорап, көтеп алалар. Ниһаять, 18 нче февральдә ул Төмән шәһәренең "Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда чыгыш ясаячак. Концертны шимбә көненә, авыл җиреннән килгәннәргә кайтып җитүе уңайлы булсын дип, 18 сәгатькә куярга булдык. 8 нче март көнне хатын-кызларыбызны бәйрәмнәре белән котлап филармония залында Салават җырлаячак.

Бик теләп китерәсем килә Филүс Каһировны. «Татарстан-Яңа Гасыр» каналын караучылар аны белергә тиешләр. Минем фикеремчә, ул иң әйбәт җырчыларның берсе. Әгәр рус эстрадасында Н.Басков "Россияның алтын тавышы” дип исәпләнсә, Татарстанныкы Филүс Каһиров дип курыкмыйча әйтергә була. Ул бары "тере” тавышка гына һәм искитмәле матур җырлый. Аның белән очрашуны 18 нче яки 19 нче март көннәренә планлаштырабыз. Форсаттан файдаланып, тамашачыларга, килми калмагыз, үкенерсез, дип мөрәҗәгать итәр идем. 10 нчы апрельдә зур коллектив бик кызыклы "Мунча ташы” программасын алып килүен планлаштырабыз. Татарстанда аларның концертлары шыгрым тулы залларда үтә. Безнең тамашачыбыз да аларны яхшы белә дип уйлыйбыз. Күп еллар инде безнең якка Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның килгәннәре юк иде. Заманында тамашачы аларны бик яратты. Һәм менә 13 нче яки 14 нче апрель көннәрендә 20 еллык юбилейлы программалары белән алар безне шатландырырга әзерләнәләр. Белгәнебезчә, бездә  "Татарча солянка”ны яшьләр яратып карыйлар. Шулай ук май аенда  Әлфинә Әзһәмованың иҗатташ дуслары белән килүе көтелә. Соңгы вакытта аның матур җырлары барлыкка килде. Шул көннәрдә  әкияти яңа программалары белән Динә һәм Рафаэль Латыйповлар төмәнлеләрне сөендерәчәкләр.

- Татарстанда җырчылар саны көн саен үсә барганын «Татарстан-Яңа гасыр» каналы аша күзәтеп барабыз. Сез Төмән тамашачысы күңеленә ошаганын ничек сайлап аласыз? Белгәнебезчә, бу бит җиңел эш түгел.

 - Артистлар безгә бик еш киләләр, концертларга тамашачы яратып йөри. Әлбәттә, Себер ягына артистларның киләселәре килә. Без программалары белән танышканнан соң гына, матур корылганнарын сайлап, үзебезгә чакырабыз. Теләүчеләрнең һәрберсен кабул итә башласак, сыйфатсыз концертлар белән  тамашачыны кире борачакбыз. Аренда ягы да теләсә кемне кабул итәргә мөмкинлек бирми. Шуңа, Төмән тамашачысының теләген исәпкә алып, матур концертлар тәкъдим итәргә тырышабыз.

- Фәрит абый, бер концертта сез халыкка: ”Шәһәр урамнарына эленгән афишаларны махсус өзеп йөрүчеләр бар”, - дигән идегез. Моңа каршы берәр чаралар эшлисезме?

- Афиша өзелгәнгә генә карап, халык яраткан җырчысы белән очрашуга барудан баш тартмый ул. Тамашачы белеп тора - белдерүне без "Яңарыш” та бирәбез, аннары "Татар радиосы”, "Дусларга сукмак” радиотапшырулары аша да әйтеп торабыз. Өстәвенә тагын яңа һәм отышлы ысул таптык  - мең ярым тамашачыбызны концертка чакырып кәрәзле телефонына SMSлар җибәрәбез. Әгәр шундый хәбәр алып торырга теләүче булса, концертка килгәндә телефон номерын безгә язып бирүен сорар идек.

Р.КАНГАЗИНА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (11.02.2012)
Просмотров: 766 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz