Разыя ханым Бабаева Талымхан авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Кыз күңелендә
табиблык һөнәрен сайлау теләге балачакта ук баш калкыта. Ямбай авылында урта
мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казахстанның Караганда шәһәрендә медицина
институтына укырга керә. Аңа 4 курста Төмән медицина институтына күчәргә туры
килә. Яшь белгечне юллама белән 1975 нче елны Төмән районының үзәк
хастаханәсенә эшкә билгелиләр һәм бүгенге көнгә кадәр бер урында армый-талмый
игелекле хезмәт юлын дәвам итә. Тормыш иптәше Харис Бабаев (Төмән егете) белән
шул ук эшкә билгеләнгән елны кавышып, бәхетле тормыш юлын башлап җибәрәләр.
Бер-бер артлы өч мәхәббәт җимешләре дөньяга килә. Олы кызлары Диләрә әнисе юлын
сайлап, медицина институтын тәмамлый. Уллары Ринат урта техник белем ала, Илфат
авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, аспирантурага укырга керә. Разыя Әбүзәр
кызының дөньясының түгәрәклеге, бәхетле тормыш юлы 23 елга гына җитә.
Көтмәгәндә ире вафат була. Пар канатын югалтуны ул бик авыр кичерә, әмма, ул
сынмый, сыгылмый. Балаларына югары белем бирә, тормышта булыша. Инде биш ел
элек лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан хезмәтен дәвам итә. Ә эшендә үзен
хөрмәт итәләр. 35 ел тугрылыклы хезмәт юлында ул коллективта ихтирам казанып,
алыштыргысыз һөнәр иясенә әйләнгән. Разыя апаны, әйтерсең, белмәгән кеше юк, олысы-кечесе
үзенә сәлам биреп узалар. Бүтәнчә мөмкин дә түгел, чөнки ул авыруларга аеруча
ягымлы, игътибарлы. Тиздән Разыя апага 60 яшь тула. Юбилее уңаеннан мактаулы
табибәне эшеннән юллама биреп, ялга җибәргәннәр. Ул «Кешеләрнең үзегезгә карата
яхшы булуын теләсәгез, үзегез дә аларга карата яхшы булыгыз. Менә шушы принцип
сезнең берлекне, мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр», - ди. Әйе, элекке табибәләрне
тиздән юксынып, сөйләргә генә калыр, мөгаен. Алар үзләренең җылы нурлары белән
авыруларның күңелләренә үтеп кереп, мәрхәмәтлекләре белән хәзергеләрдән бик
күпкә аерылалар. Разыя апа Бабаева үзенә бик таләпчән, тәртипне үз күрә. Инде 6
дистәне тутырса да, һаман да җиңел гәүдәле, мөлаемлыгын, чибәрлеген югалтмаган.
Авыруларын калдырып, ялга китүне күз алдына да китерә алмый. Ә аны кайчандыр
эшләргә кирәк. Вакыт үзенекен даулый.
Н.САФИУЛЛИНА.
|