Инде традициягә әйләнгәнчә,
Төмән дәүләт университеты татар бүлеге студентларының дәүләт
имтиханнарын тапшырыр вакыт җитүгә безнең якын дустыбызга әйләнгән, ел саен
аның белән редакциядә очрашу үткәргән филология фәннәре докторы, профессор,
Россия гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы-академигы, Россиянең һәм
Татарсанның атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы Миннегулов быел да
"Яңарыш”ны, "Әдәби Төмән”не игътибарсыз калдырмады. Гадәттәгечә, Казан хәлләре
белән таныштырды, үзенең соңгы вакытлардагы уңышларына тукталып үтте,
киңәш-тәкъдимнәрен бирде. Иң кыйммәтлесе – Казанда соңгы вакытта дөнья күргән
ике томлы "Әдипләребез” библиографик белешмәлеген бүләк итте. Анда Кол Галидән
алып бүгенгәчә иҗат иткән 700ләгән әдипнең биографиясе, төп басма китапларының
исемлеге, иҗаты белән танышырга мөмкин, алар арасында үзебезнекеләр булуы да
сөендерә: Хәмит Ярми, Якуб Зәнкиев, Булат Сөләйманов, Шәүкәт Гаделша, Хәнисә
Алишина турында тулы мәгълүмат бирелгән.
Хәнисә Алишина дәүләт имтиханы нәтиҗәләренә тукталып үтте. "Быел
татар төркеме шактый зур – 16 студентны тәшкил итә, барысы да ныклап
әзерләнгән, Х.Й.Миннегулов җитәкчелегендәге имтихан кабул итү комиссиясе 5
"биш”ле, 10 "дүрт”ле, 1 "өч”ле куйды үзләренә. Барысын да уңышлары белән
котлыйм, дипломнарын да шулай тырышып әзерләүләрен телим”, - диде хөрмәтле
профессорыбыз. Дәрәҗәле кунак һәм дөньякүләм радиоспорт чемпионы Зыятдин
Низамов белән ТДУ президенты Г.Ф.Куцевка кабул ителүләрен, анда татар бүлегенең
киләчәге кебек әһәмиятле сорауларга сөйләшү алып баруларын белдерде. Аның иң
куанычлы нәтиҗәсе - киләсе уку елына татар бүлегенә 5 түләүсез, 5 түләүле урын
бирергә вәгъдә иткән президент.
Россия академиясенең тюркологлар комитеты "Тумашева укулары”н
оештыручыларның берсе булырга вәгъдә итүе, Хәнисә Чәүдәт кызын бертавыштан бу
комитетка әгъза итеп сайлауларын шатланып тыңладык.
Г.ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: Г.Куцев,З.Низамов, Х.Миннегулов, Х.Алишина.
|