"Яңарыш”ны мәктәп укучылары, укытучылар, урта яшьтәге якташларыбыз
кызыксынып көтеп ала. Алардан олы яшьтәге әбиләребез дә калышмый. Көсәйкүл
авылында иң љлкђн яшьтәге "Яңарыш”ны укучыларның берсе - Минкамал Минђхмәт кызы Нуриђхмђтова. Минкамал әби 80 яшен узса да әле җитез, өй
хезмәтен үзе башкара. Ул кибеткә дә, почтага да, күрше авылга оныкларына да
барып өлгерә. Хезмәт ветераны күп еллар хат ташучы булып эшли, авылда башка
эшләрдә дә тырышып хезмәт итә. Ул балаларын күптә аякка бастырган, бүген
оныкларына ярдәм итә. Дөньядагы үзгәрешләр белән кызыксына, яңалыкларны да күзәтеп яши. 80 яшен узган әбигә тормыш
юлында күп авырлыклар кичерергә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларыннан соң ачлык,
җитешсезлек аны түземле, тормышта очраган киртәләргә
бирешмәскә өйрәтә. Ул йомшак күңелле, ачык йөзле, мәрхәмәтле әбиләребезнең
берсе. Минкамал әби: ”Яңарыш” яңалыклар белән таныштыра. Безнең чор кешеләре
турында уку бик кызык. Аларның язмышлары, тормышлары үткәннәргә алып кайта.
Яшьләр газетаны укып тормыш сабагын алалар”, – дип сөйләде.
Ул редакция коллективына,
яраткан укучыларыгызның саны елдан-ел арта барсын, эшләрегездә зур уңышлар дип,
догалар укып, теләкләр теләде.
Р.УМИТБАЕВА.
|