Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туып үскән егет - Рушан
Галимҗан улы Әхтәриев хезмәт аша абруй казанган хезмәткәр. Әтисе мәңгелеккә
киткәндә аңа 4 яшь кенә була. Әниләре
Рабига Закир кызы дүрт бала белән кала. Нәкъ менә шушы еллар Рушанга тормыш сабакларын өйрәтә, укытучысы -
әнисе була. Рабига апа балаларына рухи,
эчкерсез әхлакый тәрбия бирә. Шуңа күрә инде Рушан үзенең балалары өчен
кайгыртучан яхшы ата ролен уңышлы башкара. Кызы кияүдә, улы, югары уку йортын
тәмамлап, эшли. Гаять зур бетмәс-төкәнмәс ана мәхәббәте җылысында алар абыйсы
Рөстәм һәм апалары белән шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып яшиләр. Егет
арада аеруча нечкә күңелле, туган җанлы, абыйсына һәм апаларына ярдәм итәргә
атлыгып тора, әнисен бик ярата, аның өчен гел яхшылык эшләргә омтыла.
Пөхтә, эшне төгәл башкаручан, максатчан Рушан Галимҗан улы хезмәт
юлын туган ягындагы "Большевик” колхозында
шофер вазифасын үтәүдән башлый. Армиядә хезмәт итеп кайта. 1988 елны
Төмәнгә килеп автопредприятиеләрдә хезмәтен башкара. Үзәк районда машина йөртү буенча укыту мастеры булып эшли. Түбән Тәүде районы
белән Ямал-Ненец автоном округының Шурышкарск районы хакимиятләре төзелеш, авыл
хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өлкәсендә
хезмәттәшлек итү турында килешү төзегәннән соң, 2002-2004 елларда
"Большевик”ка шофер булып җибәрелә. Намуслы хезмәте өчен Мактау кәгазьләренә
лаек була. 2004 елдан Шурышкарск районы
хакимиятендә шофер вазифасын үти. Читтән торып авыл хуҗалыгы академиясен
тәмамлый. Тырыш хезмәте өчен 2007 елны Шурышкарск районы муниципаль оешма башлыгының Төмәндәге вәкиле булып
билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы хезмәтне башкара. Шурышкарск районының үсүендә
олы хезмәт күрсәткәне өчен муниципаль оешма башлыгы Мактау грамотасы белән
бүләкли. Рушанның тормыш кагыйдәсе:
"Әгәр син үз оешмаңның уңышлары белән
кызыксынасың икән, гел эшләргә тиешсең”. Шушы кагыйдәгә ул гел таяна.
Аның таләпчәнлеге, актив тормыш позициясе һәм уңышларга ышануы янындагы кешеләргә үрнәк булып тора.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|