Матур апрель көннәрендә Тубыл дәүләт
социаль-педагогика академиясенең татар теле, әдәбияты һәм практик җурналистика
белгечлегенә укучы бер төркем студентлар Татарстанның башкаласы Казанда
үткәрелгән "Милли хәзинә” Идел буе милли иҗат бәйге-фестивалендә катнашып, күп
бүләкләргә лаек булып кайттылар. Бәйге дүрт номинация буенча оештырылды. Нәтиҗәдә, "Нәфис сүз” номинациясе
буенча безнең студентларның "Иртеш таңнары” фольклор группасы икенче дәрәҗәле
дипломга лаек булды. Наилә Хәбибуллина "Нәфис сүз” номинациясендә, Нариман
Шамаков "Вокал”, Алисә Арангулова һәм Илнур Насретдинов "Хореография” буенча өченче дәрәҗәле
дипломнар яуладылар. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз! Бу чара Бөтендөнья татар
конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
белән берлектә оештырылды. "Милли хәзинә” фестивале Россия территориясендә
яшәүче халыкларның иҗатын популярлаштыру, тәҗрибә уртаклашу, халыкара элемтәләр
һәм хезмәттәшлекне ныгыту, катнашучылар арасында дуслык мөнәсәбәтләре
урнаштыру, милли мәдәниятне саклау, үстерү һәм, әлбәттә, укытучы һөнәрен
үзләштерүче студентларда иҗади талантларны барлау максатын куя.
Фестиваль-конкурс беренче тапкыр гына уздырылуга карамастан, катнашырга теләк
белдерүчеләр бик күп булуы күзгә ташланды. Монда төрле югары уку йортларыннан
186 кеше катнашты.
24 нче апрель көнне Татар дәүләт
гуманитар-педагогика университетында
Габдулла Тукайга 124 ел тулуы уңаеннан олуг шагыйребезнең музей-бүлмәсе
ачылды. РФнең дәүләт бүләге иясе, Республиканың халык шагыйре Ренат Харис
Татарстанның һәрбер уку йортында гына түгел, һәрбер учреждениесендә күңелне
сафландыра торган бер бүлмә булырга тиеш дип билгеләде. Һәм ул бүлмә,
һичшиксез, Тукай бүлмәсе булырга тиеш,- диде. Шул көнне Г.Тукай иҗатына
багышланган төрле экскурсияләр, кичәләр оештырылды. Азатлык мәйданында Г.Тукай һәйкәле янында шагыйрь иҗатына
багышланган кичә үтте. Казанның 1000-еллык музеенда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган күргәзмәгә
зур игътибар бирелде. Ару-талуны белмәгән студент халкы бәйгедә 8 сәгать барган
чыгышлардан соң Г.Камал исемендәге дәүләт театрына барып «Диләфрүз – Remake»
спектаклен карарга да көч тапты. Фестивальнең өченче көнендә, нәтиҗә ясау
уңаеннан, гала-концерт үткәрелде, бәйгенең нәтиҗәләре ясалды, җиңүчеләргә
бүләкләр тапшырылды. Тубыл студентлары да гала-концертта себер татарлары
фольклоры үрнәкләреннән төзелгән чыгышлары белән катнашып, тамашачылар
игътибарына, алкышларга лаек булдылар. Җиңүчеләр ректорыбыз Сергей Викторович
Слинкин исеменә дә татар телен һәм культурабызны саклау юнәлешендә зур эшләр
башкаруы, студентларга бу фестиваль-бәйгегә катнашу мөмкинлеге тудыруы өчен Рәхмәт хаты алып кайттылар.
Надия САДЫЙКОВА.
|