Төмән шәһәрендә кызы белән өч бүлмәле фатирда яшәүче Гөлмәрҗән апага килеп кергәндә, түрдә, күрше-тирәдәге йортлардан җыелган ак яулыклы 4-5 әби җомга намазын, догалар укып утыралар иде. 96 яшен тутырган Әминә Шәрәфетдин кызы Садыкованың саф йөрәктән теләгән теләкләрен, укыган аятьләрен тыңлап күңелләр чистарып, җиңеләеп киткәндәй булды. Әлеге кунакчыл йорт хуҗабикәсе Гөлмәрҗән Дәүләтбак кызы Раимбакиеваның тормыш юлы бик катлаулы булган. Ул Тубыл шәһәрендә туган булса да, анда озак яшәмәгән. Әтисенең кибете булу сәбәпле, 1930 нчы елны гаиләләрен төньякка сөргенгә җибәрәләр. Алар Салехард шәһәрендә 8 ел яшиләр, әтисе вафат булгач һәм дә ике бертуганы ачлыктан үлгәч, әнисе Төмәнгә кайтырга рөхсәт ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, 12-13 яшьлек кыз, авыр хезмәт юлына аяк басып, пима бастыру фабрикасына эшкә керә. Биредә ул үзе кебек үк яшүсмерләр белән фронтка җибәрер өчен пималар әзерли. Аннары аңа тимер юлында, штукатурчы-буяучы булып эшләргә дә туры килә. Лаеклы ялга 44 ел стаж һәм «Хезмәт ветераны» исеме белән чыга. Шушы дәвердә Гөлмәрҗән апа бер мәртәбә дә җәйге ялда булмый, чөнки берүзенә 6 баланы аякка бастырырга кирәк була. Бит очлары алмадай кызарып торган 5 яшьлек кызын шифаханәдән гомерлеккә гарип итеп алып кайткач та, яшәү дәртен югалтмый, Ходай биргән язмышына сабырлык, зур түземлек белән карый. Бүгенге көндә апа дәүләтебез ярдәменә мохтаҗ булып яшәми. Репрессияләнгән өчен бирелә торган льготалар белән дә кулланмый. Апаның Ходай биргән бер сәләте бар – ул ногыт салып, кешегә язмышларын әйтә. Бу көннәрдә Гөлмәрҗән Дәүләтбак кызына 80 яшь тула. Туганнары һәм күрше-дуслары аңа иң изге теләкләрен юллыйлар.
Р.КАНГАЗИНА.
|