1910 нчы елда туа Рауза апа, әйе, әйе, хата түгел, нәкъ менә 1910
нчы елда туганлыгы язылган аның таныклыгында. Быел 1 нче сентябрьдә 100 яшь
була үзенә.
Рауза Мавлюшева (рәсемдә килене, баласы, күршеләре уртасында) Шадринск якларында дөньяга
килә, аннары язмыш кушуы буенча алар гаиләсе Түбән Тәүде районының Казанлы
авылы янындагы 3 нче участок (Третий) дип аталган җиргә килеп урнаша. Ул авыл
озын гомерле булмый, 1940 нчы елларда Рауза апа Матмасска күченә. Тормыш бик
авыр бирелә аңа. Ул күргәннәрне, кичергәннәрне кәгазьгә генә язып бетерә торган
түгел. Шуңа да бүгенге көндә улы Шәйхетдин, килене Светлана, оныгы Алсу
тәрбиясендә матур көн иткән әби яңадан ул вакытларны искә төшереп, күңелен
кузгатып торасы килмәде. Гел хәлен белешеп торган күрше әбиләр – Мәрьям һәм
Халидә апалар гына аның гомере буе колхозда эшләгәнлеген әйтеп киттеләр: "Көтүен
дә көткән, тавык, куян, бозау да үстергән Рауза апа, хезмәт ударнигы булып гел
Мактау тактасында тора иде ул. Вакытында яхшы белем алырга язмаган сугышка
кадәрге елларда. Үзе сугыш ветераны хатыны, ләкин пенсиясен дә килене йөреп
кенә арттырды, озак еллар аз пенсия алып яшәде. Әле дә Өлкәннәр көнендә дә, 8
нче мартларда да котлап открытка булса да җибәрүче юк, әйтерсең, иң кыен чорда
сәламәтлеге белән санлашмыйча, көне-төне колхоз өчен көч түккән кеше лаеклы
ялга чыгу белән юкка чыккан”, - дип сөйләделәр. Изге, Бөек Җиңүнең 65 еллык
юбилееннан соң, шалтыратып Рауза апаның хәлен белешкәндә килене тыл һәм хезмәт
ветеранына бүләк түгел, бер генә котлау кәгазе дә килмәвен хәбәр иткәч, сүзсез
калдым.
Ике кыз, ике егет үстергән Рауза апаның бүгенге көндә биш оныгы
бар. Аны тәрбияләү өчен килене эшеннән киткән. Тәртипле, тәрбияле гаилә, дини
бәйрәмнәрне гел шартына туры китереп уздырып торалар. Әби дә үзен үзе йөртә,
әйбәт сөйләшә, хәтере яхшы әле, күз тимәсен.
Шәһәр, дисәң, хәтере калмасын икән бу Матмасс поселогының. Шәһәр
транспорты монда җитәр-җитмәс туктый да, калган юлны теләсә кайдан атла.
Пычрактан чокыр-чакыр, чүплек аркылы турыга барасыңмы, әллә сиңа керле су
чәчрәткән машиналарга карамастан бер чакрым чамасы асфальт юлдан тәпилисеңме?
Беркемнең дә синдә төшкән эше юк. Кайбер авылларга җитәсе дә моннан күпкә
җайлырак, дип исем китеп кайттым мин аннан. Гаҗәпләнүемне анда яшәүчеләргә
белдергәч, "шулай яшибез инде, транспорт йөреп караган иде дә, һәркемдә машина
хәзер, файдасы булмады ахрысы, олыларга гына кыен”, дип көрсенделәр. Көрсенми
ни, Матмассның (татарчасын "Кугалы” дип йөриләр) авыл дип йөртелә торган
өлешендә гомере буе шундагы колхоз-совхозга бил бөккән әби-бабайлар – хезмәт
ветераннары дару алырга да интегеп көн итә. Аның өчен дә аптекага әллә кайдагы
поселокка барырга кирәк, медпункт, почта турында сүз дә юк инде. Авыл башына
кадәр көненә ике-өч мәртәбә булса да транспорт җибәрү бик авыр мәсьәлә микән
ул? Өлкә үзәге өчен бернинди кыенлыгы да юктыр миңа калса. Юл тарлыгын
дистәләгән еллардан бирле хәл итәргә мөмкин иде.
6 яшеннән колхоз кырына чүп утарга йөргән, 11 яшеннән ат белән
печәнен чапкан, иген ташыган, башкасын эшләгән
сигез дистәне түгәрәкләп, туксанга җитеп килә торган Мәрьям апа
Нургалееваның авыру аяклары белән ничәмә чакрымлаган җирне үтеп кирәкле
әйберен алырга поселокка баруын күз алдына китерүе дә авыр. Ярый ла гел
булышырга балалар килеп тора алса, аларның да мәшәкате җитәрлек. Мәчет имамы
Руслан Садретдиновка рәхмәтләре зур мондагы өлкәннәрнең, ул өлгерә, булдыра
алган кадәр ярдәм итә. Район җитәкчеләрен, депутатларны сайлау алдыннан яисә
зур бәйрәмнәрдә генә күргәннәре бар. Анда да танымагач, кем икәнен белми
калалар.
Өлкәннәрне һәм үземне борчыган сораулар белән Ленинский
административ округы башлыгы урынбасары Рөстәм Рәшит улы Галимовка мөрәҗәгать
итәргә булдым. Рөстәм Рәшит улы Рауза апа турында әйтүгә, тиз арада бу
мәсьәләне хәл итәргә дә кереште. Ә менә авылга маршрутларны кертү, аптекалар
булдыру, тагын башка сорауларны искә алып авыл кешеләренә округ башлыгы
Валентин Анатольевич Грипас, шәһәр Думасы депутаты Олег Леонидович Чемезов
исеменә мөрәҗәгать язарга кирәклеген хәбәр итте. "Зиратны рәткә китерү белән
торак-коммуналь хуҗалыгы (ЖКХ) департаменты шөгыльләнергә тиеш”, - диде урынбасар.
Менә шулай, хәзер китергәнне көтеп ятарга ярамый. Бәхетле, имин картлык телим
сезгә, ветераннар!
Г.ВӘЛИЕВА.
|