РСФСРның атказанган врачы, сәламәтлек саклау отличнигы, уйлап
табучы, оештыручы, медицина фәннәре докторы, Төмән медицина академиясенең
атказанган профессоры, 55 ел гомерен хирургия өлкәсенә багышлаган Рәшид Вәли улы Зиганшинга 80 яшь тулды.
Аның балачагы авыр елларга туры килә, репрессиянең ачы җилләре дә
кагыла алар гаиләсенә. Свердловск өлкәсенең Карпинск шәһәрендә туа, әнисе
укытучы, әтисе шахтер була аның. 6 яшендә ике абыйсы белән бөтен гаиләсен кулга
алып, Казахстанның Долинское авылындагы Карлаг дип танылган җиргә сөрәләр. Бер
гаепсез сөргенлектә газап чигү бик авыр була аларга. Тимерчыбыклар белән
уратылган өч урамлы авылда гел интеллигенция вәкилләре генә җыела, монда
укытучылар, врачлар, хәрби начальниклар, музыкантлар һ.б. була. Берникадәр,
шулай дип әйтергә яраса, балаларга бәхет кенә елмая: аларны академиклар, фән
кандидатлары укыта. Медицинага, табигать фәннәренә биолог, профессор Николай
Иванович Казанцев мәхәббәт уяткандыр,
дип уйлый Рәшид Вәли улы. 1946 нчы елда, сроклары тулгач, челтәрле коймаларның
ишекләре ачыла да, сөргендәгеләрне, "дүрт ягыгыз кыйбла”, теләсә кая барыгыз,
дип чыгарып җибәрәләр. Шуннан алар күпмедер вакыт Казахстандагы Боровое
курортында фатирда яшиләр. Тик әтиләре нык авырып китә, аңа операция ясарга килгән
врач-хирург, Рәшиднең медицинага омтылышын сизепме, "врачлыкка укыйм, дисәгез,
хирургиягә барыгыз, эффекты зур булыр”, дип унынчы класс укучысының хыялына
канатлар өсти.
Һәм менә ашкынып көткән диплом, аннары - ординатура, Тубыл шәһәр
больницасына юллама. Шулай Рәшид Вәли улы безнең төбәккә килеп чыга, анда
тиешле өч елын тырыш хезмәт белән үткәреп, тикшеренү эшләре алып бару
мөмкинлеге булган өлкә үзәгенә юл ала. 20 ел гомерен төбәк патологиясе – описторхозны
өйрәнүгә багышлый. Аның кандидатлык һәм докторлык диссертациясе Россиядә бу
өлкәдә иң беренче зур хезмәт була. Озак еллар өлкә клиник больницасында эшли.
1977 нче елларда аны Төмән мединститутының хирургия кафедрасына чакыралар. Яңа
тормыш башлана, яңа үрләргә юл ачыла. Томск физигы белән бергә никелид титаннан
эшләнгән компрессион җөй (шов) уйлап таба ул. Скрепкага ошаган бу җайланма
суыкта киңәя, тән температурасы артканда кысыла, атна-ун көннән соң организмнан
табигый юл белән чыга, урыны берни булмагандай төзәлә. Аны үт юлларында,
ашказанында, эчәклектә, үңәчтә (пищевод) операция ясаганда куллану бик урынлы,
бу метод геморройга амбулатор операция ясарга мөмкинлек бирә. Ә элеккеләре
сәламәтлек өчен куркыныч авырлыклар китереп чыгарырга сәләтле була. Җайланманы
җитештерергә һәм кулланырга дәүләт патенты алып эшкә керешә тырыш доктор.
Мондый методика СССРда түгел, бер генә чит илдә дә булмый. 1996
нчы елдан бирле "Нефтяник” медсанчастендә хезмәт иткән Зиганшин үзенең бу
табышын дәвалау оешмасының визит карточкасына әверелдерә. "Монда мин рәхәтләнеп
операцияләр ясарга, фән белән шөгыльләнергә мөмкинлек алдым, - дип горурлана
хөрмәтле врач. - Хәзер аның консультанты булып торам».
Г.ВӘЛИЕВА.
(Материал Е.Межецкая язмасын кулланып әзерләнде).
|