Төмән шәһәренең "Тимерьюлчылар”
мәдәният сараенда Фәрит Корманов "Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасына 12 ел
һәм үзенең иҗат эшчәнлегенә 10 ел тулуга багышлап "Без икәүгә - 22” дип
исемләнгән дуслык кичәсе оештырды. Яшьләрне котларга дип өлкәнең төрле
почмагыннан, хәтта Чиләбе шәһәренең "Башкорт яшьләре бердәмлеге” оешмасыннан
вәкилләр килделәр. Бәйрәм тантанасын Гөлфия Хәлитова белән Фәрит үзе алып
бардылар. Өлкә милләтләр эшләре комитеты исеменнән Р.Насыйбуллин оешманың
ирешкән уңышларын барлап, Руслана Газизова, Вәкил Тилимбаев һәм Ф.Кормановка
Рәхмәт хатлары тапшырды. Аның сүзләренә кушылып өлкә татар Конгрессыннан
Д.Мөхәммәдиева оешма җитәкчесенә Мактау кәгазе бирде. Котлау сүзләре белән ООО
"Застава” төзү оешмасы вәкилләре Фәрит Зәки улына чик сакчылары гаскәрләренең
90 еллык юбилеена багышланган медальне һәм матур җыр бүләк иттеләр. Котлаучылар
саны бик күп булды, алар концерт программасы әзерләп килеп, тамашачыларга
моңаерга ирек бирмәделәр. Әлеге җылы мөнәсәбәттә үткән чара яшьләребезнең
авыллар белән дә тыгыз эшләүләрен, аларның хөрмәтләрен яулап өлгергәннәрен күрсәтте. Килгән кунаклар яшьбуынлыларга изге
теләкләрен юллап, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә язсын дигән
өметләрен белдерделәр. Р.КАНГАЗИНА
|