Түбән Тәүде районы, Чугунаево авылында урнашкан ИП
"Девятьяров”ның терлекчелек фермасында мөдир Илья Павлович Бекин белән
очраштык. Ул крәшен татары, әдәби татар телендә искиткеч матур сөйләшә. Моннан
ерак булмаган Балтаннан икән. Бу авыл хәзер беткән инде, халкы нигездә
Чугунаевога күчкән.
Сезгә иң алдынгы хезмәткәрләрне
тәкъдим итәм. Алар мактауга лаеклы сыер савучылар, - дип ул безне Роза
Вәгыйзь кызы Зәйнуллина һәм Гөлнара Михаил кызы Мусина белән таныштырды.
Роза ханым 20 ел фермада эшли, күпчелеген бозаулар
караган. Җитез, тырыш, энергияле хезмәтче. Сыер саву буенча гел лидерлыкны
тота. Аның карамагында 45 савым сыер. Коллективта зур хөрмәт яулаган. Өч бала
тәрбияләп үстергән.
Гөлнара ханым осеменатор булып эшли. Гомуми стажы 17 ел,
аның 9 елында сыер сауган. Гадел, сабыр, тырыш хезмәткәр. Ринат Бәгъзан
улы белән 5 бала тәрбиялиләр. Олы уллары
армиядән кайтты, икенчеләре китте. Тагын ике сабыйлары мәктәптә укыйлар, иң
кечкенәләренә 4 яшь.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәренең күп гасырлар буе үз эшен
яратып, көчен, вакытын кызганмыйча, кыенлыкларга бирешмичә хезмәт итүе горурлык
хисләре тудыра. Шушы ике нәфис затларга да югары уңышлар, гаилә иминлеге
теләргә генә кала.
Д.ФӘХРЕТДИНОВА.
|