Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

“Азатлар” кирәк авылга

Төмән янындагы авылларда булганда юлсызлык, ниндидер социаль объектлар булмау белән интеккәннәрен ишетергә туры килгәне юк, әлбәттә. Ә менә ераккарак үткән саен проблемалар арта. Яркәү районының Плеханова авыл җирлеге территориясендә дә андый җитешсезлекләр күзгә ташланды.

Сибәләп торган яңгыр авыл эчендәге юлларны ботка шикелле җебетте. Аякка ияргән балчыкны әле корып өлгермәгән чирәмгә сөртә-сөртә почтальон Мөршидә Хәмитова һәр өйгә матбугат, хат тарата. Без дә резина итекләрне алмаганга үкенеп, шәһәрчә аяк киемнәре белән пычрак ерабыз. Тәүде авылы икән бу. Монда кайчандыр Татарстан ягыннан килеп урнашкан халыкның дәвамчылары яши. Өйләр зур, буялган, җыйнак. Авыл җирлеге депутаты яшәгән матур йортка якынлаштык. Мул хуҗалык күзгә ташлана. Җитеш яшиләр монда, тырыш затлар күрәсең. Ул арада хуҗа – Азат Закир улы Уразаев та күренде.

Азат Уразаев Плехановада белем алып, Төмәндә училищеда укып, ДОСААФта шофер һөнәрен үзләштереп, армия сафларында йөреп кайткач, Төмәндә электрмонтажник булып эшләргә керешә.

- Шәһәрдә ачка үлә башлагач, авылга кайттым, - дип шаярта Азат Закир улы.

Шуннан бар көчен биреп, булсынга дип тырышып яши башлый егет. Кызылъяр кызы Хәния белән тормыш корып җибәрә. Шулай дус, эшчән гаиләдә 3 малай үсә. Инде икесе армия сафларына барып – илгә бурычларын да үтәп кайтканнар. Хәзер хуҗалыкта 20 ат, сыер-сарыклар, йөзләгән тавык бар. Үзләренә трактор алып куйганнар. Утызлаган сутый бәрәңге үстерәләр. Аны терлеккә азык итеп кулланалар, чөнки сатудан файда юк – хакын аз бирәләр. Шулай бергәләшеп печәнен булдырып, исәпсез терлек-туар, кош-кортны карап көн итә бу гаилә. Терлекчелек – сүз дә юк, тынгысыз эш. Терлек көн дә ашарга сорап тора. Әмма һәрбер эшне көч куеп алырга кирәклеген яхшы беләләр  Уразаевлар. Кайберәүләр: "Авылда эш, акча юк”, – дип зарлана. Тик байлык үзеннән-үзе генә килми. Уразаевлар гаиләсе заманча яшәүдә дәүләт ярдәмен тоймасалар да (сез болай да бай, диләр аларга), үзләре эшләп тапкан акчаларын тормышларын яхшыртуга, шәхси хуҗалыкларын үстерүгә тотып, күпләргә үрнәк күрсәтә. Җим йөргән аякка гына иярә шул.

Азат Закир улы кибетсез авылда өлкәннәргә дә еш ярдәм күрсәтә. Көн дә кирәкле икмәк-тозны да барып алыр урын булмау бик кыендыр ул. Шуңа да сораучыларны күрше авыл кибетенә алып барып килә. Су башнясын танышлары-дуслары ярдәмендә запас частьлар табып төзекләндереп, карап тора. Сусыз да калсаң – бөтенләй яшәү авырлашыр иде. Әле дә газ юклыктан утын ягып азапланалар. Өлкәннәр өчен ул шактый катлаулы мәсьәлә. Анда да депутат ярдәменнән ташламый. Зират коймасын яңартып, буяуда да булышлык күрсәтә.

Авылда кибет, клуб, мәктәп, почта булмавы нәтиҗәсендәдер, яшьләр дә калмый, тизрәк шәһәргә йөгерү ягын карыйлар. Медпункт фельдшеры да, халык сорагач, лаеклы ялда булуына карамастан, эшләп йөри. Яңгыр яуса, җәяү генә кереп булган Калым авылында да, шәфкать туташы юклыктан, өлкән яшьтәге апага эшләргә туры килә. Монда да белгечләрнең ерактагы авылларга килергә теләмәүләре, ә аларны кызыктырырлык мөмкинлекләр юклыгы сәбәп булып тора. Су башнясын ремонтлаулары, урамнарга вак таш булса да җәя башлаулары, тиздән газ үткәреләчәге, Плеханово янында немец инвесторының заманча ферма төзергә теләк белдерүе (эш урыннары булыр иде) бераз җанга тынычлык бирә, әлбәттә.

Тигез юллар, газлы өйләр, эшле, акчалы оешмалар, халыкны аңлый һәм булыша торган җитәкчеләр насыйп булсын сезгә, яшьләр авылны ташламасын.

Г.ВӘЛИЕВА.

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Zul4itai (19.02.2012)
Просмотров: 428 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz