Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Тормыш сулышы » Тормыш сулышы

АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ ЯЗМЫШЫ

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, халык тормышын яхшырту, илне торгызу чоры башлана. Киләчәк буынны тәрбияләүдә иң мөһим урын алган укытучылар һәм тәрбиячеләр җилкәсенә икеләтә җаваплылык йөкләнә. Шундый авыр чорда башлана да минем әбием - Фәрзәнә Фәез кызы Ташбулатованың хезмәт юлы. Ул 1930 елда Төмән районы, Ямбай авылында Фәүзия һәм Әдбделфәез Сәфәровлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Шуңа   өй хезмәте, эне-сеңлеләрен карау аның өстендә була. 7 яшь тулгач, укырга керә. Белем алу теләге көчле булганга, зурлар белән беррәттә колхозда эшләсә дә, укуны ташламый ул. Мәктәпне тәмамлагач, тырыш, зирәк, көчле ихтыярлы кыз укытучы һөнәрен сайлый. Ул елларда яшь укытучыларның барысын да диярлек ерак авылларга балалар һәм олы яшьтәге абый-апаларны укытырга җибәрәләр. Менә шулай, яңа гына Тубыл педагогия училищесын тәмамлаган әбиемә Чиләбе өлкәсенә китәргә туры килә. Биредә ул үзенең булачак тормыш иптәше, укытучы Кәүсәр Әбделәхәт улы белән таныша. Олы хөрмәт, мәхәббәт, уртак хезмәт ике яшь йөрәкне кавыштыра һәм алар  өйдә, эштә бер-беренә ныклы терәк булып, 24 ел бәхетле гомер кичереп 6 бала үстерәләр.

1950 нче елны алар элекке Байкал районы, Торбы авылына күченеп киләләр. Бу кечкенә авыл әбием өчен икенче туган авылына әйләнә. Авыл укытучысының тормышы беркайчан да җиңел булмаган. Хезмәт сөючәнлеге, оста куллары, тырышлыгы әбиемә ярдәм иткән. Көндезен ул мәктәптә эшләгән, кичләрен авылдашларын укытан, бераз буш вакыт калган очракта оекбаш-бияләйләр бәйләп, күлмәк-чалбарлар тегеп өлгергән. Озак еллар Торбы мәктәбендә завуч вазифасын башкарган бабабыз 1974 нче елны вафат була. Бу авыр минутларда да әбиебез югалып калмый, хезмәтен дәвам итә, балаларын аякка бастырырга бөтен көчен куя. Аның тырышлыгы бушка булмый, балалары тәртипле, хезмәт сөючән, кешеләр булып үсәләр. Олы кызы Зәйтүнә Ишимова хисапчы булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Улы Әнәс - өлкән юстиция советнигы, озак еллар Төмән өлкәсе прокуроры булып хезмәт итә. Кызлары Әнисә белән Асия фармацевт һөнәрен сайлаганнар. Әбиебез Фәрзәнә Фәез кызы "Хезмәт ветераны” исемен алып лаеклы ялга чыккач, гомерен 12 оныгы, 3 нәбәрәсенә багышлый. Ятим калган кече оныгын ул хәзер бөтенләй үзе тәрбияли. 2008 нче елда әбиебез "Аналар даны” медале белән бүләкләнде. 15 нче январьда әбиемә 80 яшь тула. Без аны чын күңелдән юбилее белән котлап, сәламәтлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Гөлнара БАЯЗИТОВА,

тарих фәннәре кандидаты.

( Р. КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Категория: Тормыш сулышы | Добавил: Gladiolus (15.01.2010)
Просмотров: 847 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz