20 нче май – Төмән
матбугаты фестивале
Бүгенгедәй хәтерлим, мин эшли башлаган елларда "Яңарыш”
газетасын башта машинкада җыялар, аннары текстны типографиядә кургаштан ясалган
хәрефләр ярдәмендә бит итеп урнаштыралар, аны линотип ысулы белән бастыралар
иде. Хәзер заманалар үзгәрү белән ул ысуллар артта калды, техника нык алга
китте, эш күпкә җиңеләйде, сыйфат та күзгә күренеп яхшырды. Менә шул тарихта
калган материаллар белән эш иткән, бүгенгесен дә биш бармагы кебек белгән
полиграфия белгече Фәүзия Сәмигулла кызы Кадочникованың (рәсемдә бригада җитештерә торган
продукция белән) быел типографиядә өзлексез эшләвенә 30 ел була икән. Тыйнак,
сабыр, мәрхәмәтлелеге йөзенә чыккан Фәүзия ханым "Төмән матбугат йорты”нда басу
(печатный) цехында катыргы тартмалар ясау бригадасы бригадиры булып эшли.
Ул үзе Башкортостан кызы, шунда урта белем алып, язмыш
юлламасы белән Самара полиграфия училищесында укып, Төмән якларына дәүләт кушуы
буенча килә. Первомайская урамындагы элекке типографиядә хезмәт стажын башлый.
Җиде директор кул астында нинди генә эшләр башкармый ул. Барысын да өйрәнергә
тырыша, яңа технологияләр белән кызыксына. Гел алдынгы хезмәткәр санала.
Тырышлыгы, омтылышы, белеме өчен аны өлкә, ил күләмендәге Мактау грамоталары
белән бүләклиләр, шул матур нәтиҗәләр әле рәхәтләндереп эшләп йөргән ханыма
"Хезмәт ветераны” исемен дә алырга мөмкинлек бирә.
Бу якларда полиграфия буенча белем бирә торган уку
йортлары юк, шуңа да күпме өйрәнчекне үзе укытып, эш тәртибен төшендереп, яхшы
белгеч итеп әзерләп чыгара Фәүзия Сәмигулла кызы. Аның:
- Типографиядә булган төрле хезмәтне башкарырга туры
килде, нинди генә станокта эш итмәдем - барысын да тырышып, күңел биреп, яратып
эшли идем, - дип
сөйләгән сүзләрен станоклар гөрелтесе астында чак ишетеп калам. - Хәзер
төрле оешмаларга катыргы тартмалар ясыйбыз. Алар төрле формада, төрле төстә.
Мәскәүдән ясатып алган размерлар буенча әзерләнгән штамплар ярдәмендә тиз арада
бастырып алалар кызлар, станок тизлегенә өлгереп кенә тор.
Чынлап та кызларның тизлегенә күз иярмәслек, ул арада
төрле пицца, химфармзавод һәм башкалар өчен әзерләнгән катыргы тартмалар өеме
әзер дә була. Ф.Кадочникованы монда хөрмәт иткәннәре күренеп тора, һәркемгә
тиешле киңәшен, кирәк булса ярдәмен кызганмый ул. Тормыш иптәше белән чибәр ике
кыз үстергәннәр, инде оныклары өчен шатланып бетә алмыйлар. Әнисе белән көн дә
сөйләшеп, хәлен белешеп тора үзе, җае чыкса, туган ягына ашыга. Бәхетле
киләчәк, уңышлар юлдаш булсын Фәүзия ханыма.
Г.ВӘЛИЕВА.
|