Илебездә
прокурор күзәтүе органнарының өч йөз еллык тарихы бар. Россия прокуратурасына
нигез 18 нче гасырда Петр I нче заманында ук салынган. Аның 1722 нче елның 12
нче январена караган Указы нигезендә дәүләти-хокукый институт, Сенатта
законнарның үтәлешен күзәтүче орган буларак прокуратура барлыкка килә. Ә инде
1995 нче елда бу көн Прокуратура хезмәткәрләре көне итеп билгеләнде.