Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Сөю чишмәсе » Сөю чишмәсе

СӨЮ БАР УЛ

ңарыш”ның 6 нчы санында Р.Кангазинаныңәрсә ул мәхәббәт?” дигән мәкаләсен укып, үземнең фикеремне язып үтәргә булдым. Башта үзем белән таныштырып китим: мин – Илдар, шәһәрдә яшим, миңа 45 яшь. Мин хискә бирелүчән, нечкә күңелле кеше. Мәхәббәт турында китаплардан укып түгел, аның нәрсә икәнен үзем кичереп беләм. Нәрсә соң ул чын мәхәббәт? Ул кешегә кайчан килә? Чын мәхәббәтне мавыгудан ничек аерырга? Бу фәлсәфи сорауларны дәвам иттереп була, әлбәттә. Бәхәсләшер өчен бик кызык тема. Ләкин дөрес җавабын табасы гына авыр булачак. Мәсәлән, нәрсә ул мәхәббәт, дигән сорауга гына меңнән артык төрле фикер ишетергә була. Димәк, Мәхәббәт – ул уйдырма. Әмма адәм баласы аның барлыгын инкарь итми, мәхәббәтне тоеп, сөеп-сөелеп яши. Ә чын мәхәббәт кешегә кайчан килә? Мин үз фикеремне генә язам, әгәр минем белән килешмәүчеләр табылса, языгыз, газета аша рәхәтләнеп сезнең белән бәхәсләшергә әзермен. Яшь зурайган саен шундый фикергә килдем: балачакта үлеп яраткан, кичергән татлы яшерен хисләр ул чын мәхәббәт булмый икән. Ул күбрәк тиле яшьлеккә бәйле, ә чын мәхәббәт 40 яшьне узгач килә. Бу вакытта синең дөньяга карашың аек була, хисләрең белән акылың идарә итә, башкарган адымыңа ачык җавап бирәсең. Кызганычка каршы, бу яшьтә күпләр гаиләле булалар һәм аның ахыры алай ук бәхетле бетми. Әмма ул сине ләззәтләндерә, шаштыра, яндыра...  Бу минем фикерем, ә сез ничек уйлыйсыз?

Илдар.

Категория: Сөю чишмәсе | Добавил: Zul4itai (30.06.2010)
Просмотров: 708 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz