Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Сөю чишмәсе » Сөю чишмәсе

“НИКАХ – АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕҢ РИЗАЛЫГЫ”

Җәй һәм көз - туй айлары. Табигать мул вакытта егет-кызлар гаилә корып калырга ашыга. Ләкин яшьләр бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике адәм арасындагы мөнәсәбәтләр Аллаһы Тәгалә билгеләгән туры юлга яраклы булырга тиеш. Ә аның өчен никах укытып яшәү шарт. Әлеге йоланың үзенчәлекләре турында тулырак белергә теләп, Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныска мөрәҗәгать иттек.

- Рамил хәзрәт, никах нинди йола ул?

Никах – ул бергә яшәү өчен Аллаһы Тәгаләнең хәер-фатихасын, рөхсәтен алу. Һәр  кеше, үзенең яраткан яры белән гаилә тормышы башлаганчы, Аллаһы Тәгалә каршындагы әлеге йоланы узарга тиеш. Бу уңайдан шундый мисал китерергә телим. Әйтик, безгә бер йорт яки автомобиль ошый ди. Ләкин рөхсәтсез без аларның берсен дә куллана алмыйбыз. Аның өчен үз кануннары булган билгеле бер процедура узарга, мәсәлән, килешү төзергә, сатып алырга, имза куярга һ.б. эшләргә кирәк. Шуннан соң гына әлеге йортта яшәү яки машинада йөрү хокукы бирелә. Гаилә корганчы егет белән кыз да бер-берсенә чит кеше дип санала. Аларга бергә яшәргә хокук бирүче - Аллаһы Тәгалә. Дөресрәге, ул турыдан-туры рөхсәт бирми, барысын да шәригать кануннары аша хәл итә. Бу кануннар буенча тормыш башлаганда гына егет белән кыз бер-берсенә хәләл була. Ә инде йолаларны үтәмәү - гөнаһ.

- Никахның шартлары нинди?

- Беренчедән, никахта шаһитлар катнашу зарур. Бу рольне ике мөселман ир заты яки бер ир һәм ике хатын үти ала. Алар никах укыганны халык белсен өчен кирәк. Шаһитларсыз узган никах никах дип саналмый.

Икенчедән, йоланы үтәгәндә, кияүнең бурычы – киленгә мәһәр бирү. Кешегә күп сыман тоелмасын өчен, без аның шәригатьчә саналган суммасын куймыйбыз. Мәһәр хатын-кызның икътисади бәйсезлеге өчен кирәк. Әгәр ире белән бер-бер хәл булып, ул ялгыз калса, 4 ай да 10 көн кияүгә чыга алмый. Беркаян да табыш кермәсә, хатынның яшәргә малы булырга тиеш.

- Ни өчен 4 ай да 10 көн?

Хатын-кыз йөккә узган булса, шушы вакыт эчендә карындагы балага җан керә. 4 ай да 10 көнгә кадәр кияүгә чыкса, сабыйның кайсы ирдән икәне сорау уятачак. Шуңа да, балага җан кергәнче хатын-кызга никахлашырга ярамый.

- Ирләр өчен дә мондый чикләү бармы?

- Юк. Кайгының өч көннән озакка сузылмавы хәерле. Бу әз дә, күп тә түгел. Шуннан да артык кайгырып йөргәндә, кешенең психикасына зыян килүе, тормышы бозылуы ихтимал. Яшәү бит дәвам итә. Аллаһы Тәгаләдән узып кайгырмаска кирәк.

- Кемнәргә никах укылмый?

- Балигъ булмаган балаларга, мәҗнүн кешеләргә, мөселман кызы христиан яки яһүди егетенә кияүгә чыкканда (мөселман егете христиан яки яһүди динендәге кызны хатынлыкка алырга мөмкин. – Рамил хәзрәт), туганнан туганнарга, кыз белән егет бер ананың күкрәк сөтен имсә һ.б.

- Никах кайчан бозыла?

- Ир кеше хатынына аерылу нияте белән "талак” яки "аерылам” дип әйтсә, никах  бозыла. Мондый хәл килеп чыкканда, Аллаһы тарафыннан аларга уйларга өч ай вакыт бирелә. Шушы арада дуслашмасалар, никахлары таркала. Ә инде бергә калырга теләсәләр, никахларын яңартырга кирәк була.

- Никах тагын кайсы очракларда яңартыла?

- Никах яңарту мәҗбүри гамәл түгел. Кайбер чыганакларда: "Ир белән хатын дүрт ай бергә булмасалар да, никахны яңарту зарур”, - диелә. Ләкин, әйтүемчә, бу мәҗбүри түгел. Безгә "авылда мулла никахны дөрес укымаган” яки "безгә никахны абыстай укыды” дип килүчеләр һәм яңадан никах укуны сораучылар бар. Хәзер бит кеше күп укый, күп белә. Шуннан икеләнүләр башлана. Кияү белән кәләш ризалык сүзләрен әйтмәү, мәҗлестә шаһитлар булмау, мәһәр бирелмәү дә никахның дөресме, түгелме икәнлегендә шик уята. Мине тагын бер мәсьәлә борчый: бүген "кыз балага әтисенең рөхсәтеннән башка да кияүгә чыгарга ярый” дигән сүз ишетергә туры килә. Мин моның белән килешмим, кызны әтисеннән башка кияүгә бирүне күз алдына да китермим. Әтисе аны үстергән, тәрбияләгән һәм аның рөхсәтен сорамыйча баласын икенче берәүгә бирү әхлакка сыймый дип уйлыйм. Соңгы елларда студентлар арасында никах укыту таралды. Егет-кызлар гөнаһтан куркалар, ә бергә булуларын әти-әниләренә әйтәселәре килми, шул ук вакытта ир белән хатын вазифаларын тулысынча үз өсләренә алырга теләмиләр. Без, дин әһелләре, моңа каршы. Никахның бер өлешен үтәп, икенчесен калдыру Аллаһы Тәгаләне алдарга азаплану була. Бу гамәл дөрес түгел.

- Рамил хәзрәт, никахны 7 январь, ягъни Раштуа бәйрәме көнне уздырырга ярыймы?

- Һәр көн Аллаһы Тәгаләнеке. Кайчан телисез, шул көнне никах укытыгыз.

- "Бертуганнарга бер елда никахлашырга ярамый?” дип кызыксынучылар да бар.

- Ярый. Хәтта бер көндә никахлашуның да зыяны юк. Рамазан аенда никах укыту да тыелмый. Тик бу вакытта ашап-эчәргә генә рөхсәт ителми. Кайберәүләр ике Гает арасында яки Сәфәр аенда никах укытудан курка. Болар барысы да уйдырма. Кешенең дини гыйлеме булмагач, ул ырымнарга ышана башлый. Кара мәче юлны бүлү, мендәр төшү, йолдыз атылу дингә әйләнә. Өч унлык туры килгән көндә, ягъни 10 октябрьдә никах укыту өчен кыштан бирле чиратка язылалар. "Бу көнгә таянмагыз. Ислам динендә саннарга ышану юк”, - дигән сүзләрне дә ишетмиләр. Өч җиделе туры килгән көнне өйләнешкән парларның 62 проценты аерылышты! Гаилә корырга теләүчеләр сан түгел, ә яр итеп сайлаган кешенең әдәп-әхлагы, әти-әнисенең үрнәге мөһимрәк икәнен аңласын иде. Никахлашканчы бер-береңә "яратам” дип кабатлау да әллә ни әһәмияткә ия түгел. Укучы укытучыга математиканы яратам дип күпме генә әйтсә дә, бу фәннән баланың белемен имтихан билгесе күрсәтә. Өйләнешкәч тә, Аллаһы Тәгалә: "Чынлап та яратасыз микән?” – дип сыный башлый. Шунда яратуың күренә инде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: "Мин сезгә сынауны бу кеше сезнең дустыгызмы, юкмы икәнен белү өчен бирәм,” -  ди. Сынау рәхәтлек яки авырлык белән килә. Еш кына шундый хәл күзәтергә мөмкин. Яшь пар тормышын тулай торакта берничә квадрат метрлы бүлмәдә башлый. Ир белән хатын яши-яши фатир, шәһәр читендә йорт, һәркайсына машина алалар. Шул чагында ике арага хыянәт керә. Андый кешеләр рәхәтлек сынавын үтә алмый. Икенчеләрнең авырлыкны җиңәргә көче җитми. Кешенең эчке дөньясын яратсаң, аңа балаларымның әнисе яки әтисе итеп карасаң гына гаилә тормышы пакь була. Аллаһы Тәгалә: "Бер-берегезгә күлмәк булыгыз”, - ди. Тәнгә иң якын әйбер – кием. Ул бөтен җитешсезлекләрне каплый, буй-сынны матур итеп күрсәтә, әмма кычкырмый. Ир белән хатын да бер-берсен каплап торырга тиеш. Тормыш итүнең башка юлы юк. Кешедән беркайчан да әүлия ясарга тырышырга кирәкми, бу эш барып чыкмый. Чөнки һәркемнең хаталары бар. Ләкин адәм баласы ак белән карадан гына да тормый, ул салават күпере кебек төсле дә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: "Хатыныгызда бер кимчелек тапсагыз, аның бик күп яхшы якларын исегезгә төшерегез һәм шуңа риза кылып яшәгез”, - ди. Кешедән гаеп эзләп, казынып яшәү дөрес түгел.

- Никахта торып, читтә тагын бер никах укытучылар очрый. Бу гамәл рөхсәт ителәме?

Рөхсәт – ул дәва. Әйтик, даруханәдә нинди генә дәвалану чаралары юк. Аларны белеп сайларга кирәк. Шул чагында гына тәнеңә шифа була. Юк икән - агу. Икенче тапкыр никах укыту да Коръәни Кәримдә рөхсәт ителә. Аллаһы Тәгалә: "Араларында гаделлек урнаштыра алсагыз, дүрт хатынга өйләнә аласыз”, - ди.

("Акчарлак”).

Категория: Сөю чишмәсе | Добавил: Zul4itai (21.08.2010)
Просмотров: 13113 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 1
1 камилә  
0
ирем белэн 20 ел торып аерылдык,хыянәт итте,яман чирләр алып кайтты.бергә яшәгәндә үзенең ирлек вазыйфасын айга 1-2 мәртәбә үти иде,ләкин мин яшь идем миңа мөнәсәбәт ешрак кирәк иде,ләкин мин түздем-читтән эзләмәдем.эйтегез әле диннең бу мәсәләгә карашы ничек,хатыны алдында ирнең нинди җаваплылыгы бар?

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz