Гаилә корырга теләүче яшьләргә үзләренең парлары
белән кан группалары буенча туры килү-килмәүләрен тикшереп карар өчен киңәшләр
тәкъдим итәбез.
Беренче
группа.
Көчле һәм максатчан хатын-кыз өчен бер
группадагылар гаять куркыныч – "кем-кемне” дип аталучы бу очпакны хәрби хәрәкәт
белән генә чагыштырып буладыр, ләкин берничек тә мәхәббәт берлеге белән түгел.
Реалистлар һәм практиклар саналучы икенче
группадагылар – ышанычлы тыл һәм нәкъ менә мондый парлар иң ышанычлы гаилә кора
да инде.
Өченче группа вәкилләре бигрәк ышанычсыз һәм җитдилектән азат.
Кыскасы, болар – кызыктыра торган затлар, ләкин артык куркыныч.
Дүртенчеләрнең "йомшак тәнле” романтик булулары
аларны һич кызыксындырмый, ә киресенчә...
Икенче
группа.
Тугры юлдаш, барысын да җиренә җиткереп
башкаручы хезмәткәр – менә нинди алар, көчле һәм үз-үзенә ышанган, һәрчак терәк
була алачак беренче группа ир-егетләре янында.
Бер группадагылар белән артык охшашлар – тыныч
һәм сабыр реалистлар, барысы өчен дә артык җаваплылар. Дөрес, сөйгән ярлары
күпкә олырак булган очракта, ныклы һәм бәхетле гаилә туачак.
Озакка сузылмаса да, утлы-ялкынлы хисләр ташкыны
бик озакка барырлык хатирәләр бүләк итәчәк. Ләкин хыянәтчел ир аркасында
"мөгез” йөртәчәге юк аның.
Дүртенче группадагыларның бу гадәти тормышта
шундый җитешмәгән югарылык һәм романтикага күмүе аларда бер юлы зур мәхәббәт
тә, чиксез күралмаучанлык та уятырга сәләтле.
Өченче
группа.
Беренче группадагылар ир-егетләрне үзенә бик тә
каратырга тели, тик... үзенең сүзен итәр, көчен сынап карар өчен генә. Биредә
инде һичбер хискә урын юк.
Башка группа партнерларының һәркайсы үзенчә
кызыклы: үз группасындагылар авантюризм белән алдырса, икенчеләр сабыр һәм аек
фикерле булулары белән үзенә тарта, серлелек һәм идеализмга якын торучы
дүртенчеләр дә ярыйсы.
Дүртенче
группа.
Аларның иң тартылган группасы – көчле лидер
булган беренчеләр. Боларны идеаллаштыру озакламый туйдырырга да мөмкин – гел
генә үзеңне түбән тою яраган эш түгел бит.
Иң идеаль мөнәсәбәтләр – икенче группадагылар
белән. Назлы һәм ышанычлы, яклаучы һәм тәэмин итүче "икенче” сөйгәнен иң
бәхетле хатын-кыз итә алачак.
Ә менә ышанычсыз һәм ваемсыз өченчеләр аларны
куркыта да, бер үк вакытта үзенә дә тарта. Аның белән язмышыгызны бәйләү
куркыныч – чираттагы мәхәббәтенә, аны һичбер каршылык күрсәтмичә җибәрәчәксез,
чөнки сез – көрәшче түгел.
Бер группадагылар белән бернәрсә дә барып чыкмас
кебек. Икесе дә ярдәмгә мохтаҗ романтикларны кем туендырыр, кем киендерер, кем
көндәлек мәшәкәтләрне башкарыр?
("Мәхәббәт”)
|