КИЧЕРЕГЕЗ ХАТАМНЫ
Яратышып
кавышканнар
Газизләр
– атам-анам.
Фанига
бүләк иткәннәр
Сөю
җимеше – бала.
Балам
кеше булсын диеп,
Талпынган
горур атам.
Көне-төне
сакта торып,
Кайгырткан
газиз анам.
Атам-анам
белән бергә
Яшисем
килгән иде...
Кадерләрмен,
хөрмәтләрмен
Түремдә
дигән идем.
Сыңар
канаты юк сыман,
Яшьләр
ага күземнән.
Сагынуның
сагыш яшен
Кемнәр
сөртәр йөземнән?
Түрдә
утырта алмадым
Атам
белән анамны...
Мәшәкатьләр
алдадылар,
Кичерегез
хатамны.
БИК СОҢ ИНДЕ
Бер
карыйсы иде күзләреңә
Күңелемә
нурлар сипкәнче.
Бер
күрешеп сөйләшәсе иде
Якты
дөньялардан киткәнче.
Соңгы
кабат моңсу очрашуда
Ник
бирмәдем икән кулымны?
Йолдыз
булып һаман яктыртасың
Яшьлек
түгелеп калган юлымны.
Тәүге
хисләр – тормыш учагында –
Вакыт
утларында янмаган.
Син
- минеке, мин - синеке булып,
Бергә
яшәү безгә язмаган.
Яшьлек
дустым, бик соңладым инде,
Сөю
ишегенә кагылмам.
Ятим–ялгызның
хәленә кердем,
Хәләлне
хәрамнән аердым.
Картлык
ашыктыра. Алга чапмыйм.
Теләмим
артта да калырга.
Заяга
үтмәсен дип гомерем
Мәҗбүр
булам каләм алырга.
Шигырьләрем
шәмнәр кабызырмы,
Уты
юк караңгы өйләрдә?
Якты
өмет нурлары сибәрме?
Сүнмәсләрме
тар күңелләрдә?
Кем
яраткан, кемнәр гамьсез булган
Шигъриятне
кемгә тиңлисе?
Йөрәк
тибешенә дәрман биргән
Шигырь
бит ул – шәфкать сеңлесе.
ИР БУЛСАҢ...
Ир
исемең аяк аска таптама,
Кеше
мактасын, үзеңне мактама.
Гыйбрәт
тулы эшләреңне күрсеннәр.
Ихлас
күңелдән икәнен белсеннәр.
Чын
ир булсаң, гел дәрәҗәң кайгыртма,
Ил
алдында бурычыңны онытма.
Ялкаулыкка,
яманлыкка юл куйма,
Карт
анаңны һәм атаңны олыла.
Шайтан
суы көлдерер, шатландырмас,
Тормышның
ияренә атландырмас.
Лаеклы
уллар һәм кызлар үстерсәң,
Картлыгыңда
йөзтүбән капландырмас.
Улларыңа
үрнәк булыр эш калсын.
Изге
мирас калдырсаң, ил онытмас.
Кабереңә
юлны бер дә суытмас...
ЗИЛӘ.
|