ҮЗЕНДӘЙ СӨЯ
Ислам дине – саваплы ул, Аеклык үзе – Нурлана аннан тәмам да Адәмнең йөзе! Динебез гөнаһка каршы, Вөҗданлы итә - Берегүченең гомере Сафлыкта үтә! Динне читләүченең юлы Тәмугка табан – Динне санга сукмау, якташ, Ифрат та яман. Динле булырга һәркемгә Замана дәшә… Өндә Ходай колы булып, Намуслы яшә! Динне ширма итүчеләр Арада байтак – Аларны фаш кылу өчен, Милләттәш, җай тап! Сүздә түгел, яшәү белән Акла син динне – Гел кояштай балкытырсың Барачак юньне! Икейөзле һәрвакытта Хак җәза алыр, Башкалар арасында ул Көлкегә калыр. Динче өннең дилбегәсен Һәрчак нык тота, Намуслылыгы белән ул Өндә гел ота! Ислам дине – мөкатдәс ул, Яшәтә биек; Оҗмах юлыннан ихлас бар, Башыңны иеп! Дини бәйрәмнәр динлене Югары чөя, Изгелекне ул тормышта Үзендәй сөя! Динне хөрмәтләүче әнә Фәрештә, гүя!..
Заһит АКБҮЛӘКОВ.
|