Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Шигърият » Шигърият

Шигърият

КҮРШЕ

Кереп килде күрше әби
"Тфу-тфу ниләр булган,
Әнә бит түрегезгә
Шайтан кереп утырган”.
Әй, Аллам, дип куркып китте,
Аптырап китте анам.
Әби әйтә:”Шайтанны мин бик тиз куа алам.
Бер кулыма акча сал,
Икенчесенә икмәк.
Догам кабул булсын өчен
Йомырка бир бер чиләк.
Мин шайтанны җиңәр өчен
Ашат син миңа коймак”.
Артыгын ашап әбекәй
Мышнап утырды озак.
Аннан китте әби укып,
Китте,  малай, өшкереп.
Шайтаннарга тиерәм диеп
Бар җирләргә төкереп.
Чыдамады әти, әйтте:
"Бирегез күбрәк акча.
Шайтаны да бергә китәр
Әби өенә кайтса.”

***

Гомер буе сине эзләп
Таптым менә көзләрдә.
Көз булса да яз яктысы
Синең кара күзләрдә.

Күбәләк түгел, хәзер дөрес
Гәүдәдә, күңелемдә.
Булды очып кунган чаклар
Үткән яшь гомеремдә.

Бәхетле булдым дигән чак
Беренче тапкыр түгел.
Көзге гөлләргә күмелде
Суына башлаган күңел.

 

САБАНТУЙ

Атлар чаба, атлар чаба,
Көлеп йөгерә балалар.
Алардан калышмас иде
Гыж-гыж иткән бабалар.
Әбиләр киткән очынып,
Бит урталары алсу.
Аяк атлауның рәте юк
Ә йөрәк әле ярсу.
Ир егетләр бил сынаша,
Сәхнәдә бии кызлар.
Ә авызлар һич ябылмый
Сибелә дә, сибелә сүзләр.
Әө Сабантуй, һай Сабантуй,
Сабантуй җәйләр яме.
Рәхәтләнеп ширбәт эчтем мин
Авызда әле тәме.

 

КҮҢЕЛ ҖЫРЫ

Күңелләрем җырлый минем
"Сине сагындым” дисәң.
Беләгеңә башым куеп
Синең куеныңа сеңәм.

Йөрәгеңә барып керәм,
Җаннарыңда таралам.
Назларыңнан үлеп китәм
Һәм яңадан яралам.

Җаным минем, тәнем минем,
Ике күзем, багалмам.
Язмышым минем, сулышым минем,
Мин синсез яши алмам.

 

***

Тормыш урманына
Көзләр килде.
Йөрәк ялкынында
Яна яфраклар.
Сине юк диеп,
Эзләреңне юып
Тама яшьләр,
Ява яңгырлар.
Сары яфракларны
Ягып бетермим мин,
Ятсыннар әйдә яктырып.
Синең эзләреңне
Эзләп табалмагач,
Җилләр елый,
Җилләр елый
Юлга утырып.
 

КҮҢЕЛ КҮЗЕ

Җырлый егет, җырлый егет,
Гармун алган кулына.
Яшь кызлар гөлләр сибәләр,
Аның барган юлына.
Тик егеткәй карамый да
Гөлләрне бар дип белеп.
"Күрми егет безне " диеп,
Кызлар кала өзелеп.
Җырның сагыш тулы моңы
Яңгырый еракларга.
Багышлаган егет җырын
Күзе күрмәгән ярга.
Парын эзли егет җырлап
Үзенең җанына парын.
Күрми аның күңел күзе
Янында кызлар барын.

ТАЛЬЯН БЕЛӘН САНДУГАЧ

Су буена ургылып-ургылып
Тарала тальян моңы.
Талларга барып сарыла,
Дулкынландыра суны.

Шул тальянга кушылып
Өзлеп сайрый сандугач.
Шатлана тиңем бу диеп,
Үз ярыннан айрылгач.

Ә тальян уйларга калып
Үз моңына үзе юана.
"Ул мине ишетми” диеп
Сары кошкай моңлана.

Әй, кошкаем ялгышасың.
Ялгышасың, шуны бел.
Ничек кенә сайрасаң да
Син тальянга тиң түгел.

Категория: Шигърият | Добавил: Zul4itai (29.05.2011)
Просмотров: 590 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz