***
Җил кинәт шаярып китеп Үбә, коча болытны. Кара аны, тапкан бит ул Шаяртырдай минутны.
Болыт күзләреннән утлар чыга Җил килеп тигән саен. Яшен белән атыр иде Таба алмый ул җаен.
Тик шулай да сабыр итә, "Гөр” иттереп ала да. Ничек үпкәли аласың Уйнап-көлгән балага.
Шаян тузгыта болыт чәчен Тибрәтеп аны як-якка. Болыт ачудан тешен кысып Яшерә алмый яшен.
Рәхәтләнеп елый болыт, Кара төсе тарала. Болыт каплап торган кояш Өр-яңадан ярала.
БҮЛӘК
Ник моңсу диеп сорама Кайгыларым бик тирән. Тәрәзәңне каплап куйдың Мин алган яулык белән.
Кичләр булса, күрә идем Синең нәзек гәүдәңне. Күр менә, дигән шикелле Күтәрә идең пәрдәңне.
Хәзер инде ниләр булды, Аерылуга калдык. Ефәк пәрдәләр урынына Эленеп тора яулык.
Тәрәзәңә карыйм да мин, Йөрәк китә киселеп. Яулык түгел, йөзек алсам Тормас иде эленеп.
***
Сәхнәгә чыгып баскан да Шагыйрь сөйли дәртләнеп. Халык тыңлый авыз ачып Сүз боткасын таң калып. "Кар-р-р-р ява Р-Р-Россиягә. Р-Р-Россияне мактау өчен Мин дә тудым дөнь-н-ньяга!” Озак торды ул сәхнәдә Ике йодрыгын болгап, Халык таралды башын кашып "Ни әйтте бу?”- дип уйлап.
***
Буталды язмыш йомгагым, Таралды ла як-якка. Җырлый-җырлый иергән җебемне Ник ураттың син ятка.
Өметләрем өзелмәгән, Тагын җырлыйм да иерәм. Тик инде язмышларыма Сине якын китермәм.
К.КУЧКОВСКАЯ.
|