САГЫНАМ, ҺАМАН САГЫНАМ
Хисле күңлең бигрәк йомшак
иде, Күз карашың эретә
җаннарны... Бигрәк авыр булды, бигрәк
авыр, Югалтулар газиз ярларны.
Барыр идем очып яннарыңа, Таба алсам аккош юлларын. Таң җилләре булып исәр
идем, Сыйпый-сыйпый йомшак кулларың.
Ярты кеше булып калдым
хәзер, Күзләремә яшьләр тулалар. Күңелемдә бөреләнгән чәчәк
– Ата алмый, боегып сулалар.
Күпме еллар үтте син
киткәнгә, Сагынам, һаман сагынам. Сүнми калган учак күмередәй Бер сүнәмен...тагын
кабынам.
КҮҢЕЛ УЧАГЫ
Күңел учагында җырлар туса
– Тарала ул чиксез галәмгә. Әгәр аны беркем ишетмәсә - Гомер үткән була әрәмгә.
Күңел учагында илһам туса – Туа шигырь шагыйрь җанында. Әгәр аны беркем укымаса, Илһамы сүнә учагында.
Күңел учагында сөю туса – Дөрләп яна! Әгәр сүрелсә, Көлгә әйләнеп, сүнеп
карала, Ярый әле кабат терелсә.
Г.ХӘЙРУЛЛИНА
|