Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ЯШЬ ТАЛАНТ!

Талантлы кеше бөтен эштә дә талантлы инде ул. Бу сүзләрнең дөреслегенә Олеся Рәфис кызы Тузмөхәммәтова белән танышкач тагын бер кат инандым. 18 яшьлек кечкенә буйлы, нәфис елмаючан кыз уңган гамәлләре белән сокландыра.

Олеся Төмән шәһәрендә туып үскән. 2006 елда 63 нче урта мәктәпнең 9 классын тәмамлап, сервис һәм идарә институтына укырга кергән. Быел инде ул дүртенче курста, тиздән костюмнар буенча рәссам белгечлеген алып чыгачак. Олеся үз тормышын иҗатсыз күз алдында китерә алмый. Балачактан ук ул балчыктан әйбер ясау, бисердан үрү һәм рәсем ясау түгәрәкләренә йөргән. Ә 9 класста күптәнге хыялын тормышка ашырып, сәнгать мәктәбендә укып чыккан. Күптән түгел аның иҗат эшләре, үзе уйлап чыгарган дизайн буенча төрле әйберләр (берсе рәсемдә), йомшак уенчыклар "Деловой вернисаж” галереясында тәкъдим ителә башлады. Һәрбер иҗат җимеше – уенчыкмы, статуэткамы, уникаль килеп чыга. "Композиция һәм  дизайн турында  мин озак уйламыйм, - ди яшь рәссам, - алар минем уема әллә ничек үзләре килеп керәләр. Иртән яңа туган идея белән торсам, тизрәк аны гәүдәләндерергә омтылам. Шул эшкә бөтенләй бирелеп, дәресләргә бармаган да чакларым бар”. Хәзерге көндә Олеся заказ буенча пластиктан колак алкалары, чәч кыстыргычлар, бисердан бизәнү әйберләре һәм бүтән төрле аксессуарлар ясый.

Иҗат эшеннән тыш, ул пауэрлифтинг спорт төркемендә дә үз урынын тапты һәм беренче олы разряд алды. "Мин спорт белән шөгыльләнүемә бик шатмын, – ди Олеся, – чөнки минем кебек кечкенә кызда ул көчле рухи дөнья һәм эчке табигать тәрбияләде”. Мәктәп чагыннан ук ул, кечкенә һәм  нәфис кызчык булуына карамастан, бик мөстәкыйль була. Аның һәр минуты исәптә – укырга да, эшләргә дә, иҗат итәргә дә өлгерә. Хәзерге көндә балалар бакчасында рәсем түгәрәген алып бара. Ә күптән түгел фотограф һөнәрен үзләштерү өчен курсларга йөри башлаган. Олеся үз иҗатын һәм бүтән эшләрен татар мәдәнияте белән бәйләргә тырыша, күбрәк татар яшьләре белән аралаша һәм татар булуы  белән бик тә горурлана.  Менә "Себер йолдызы-2010” конкурсына да татар биюен өйрәнү өчен барган. Хәзер инде, кастинг үтеп финалга әзерләнә. Миңа караганда, бу кыз көчле конкурент булып тора. Менә нинди талант җимешләрен тудыра безнең халык. Бу яшь талантка иҗади уңышлар һәм конкурста җиңү телим!

Э. ИСКУЖИНА.  

Категория: Яшьлек | Добавил: Fuckir72 (06.03.2010)
Просмотров: 777 | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz