Тулы исеме: Җәмилә
Ришат кызы Шәрәфетдинова. Исеме нәрсәне аңлата:
матур, чибәр, гүзәл. Туган җире: Төмән
шәһәре. Туган көне: 1994
елның 9 нчы марты. Гаиләсе: әтисе
– Ришат Гали улы, әнисе – Зөлфирә Хатыйп кызы, энесе – Морат. Яраткан ризыгы:
токмачлы аш, чәк-чәк. Яраткан җырчысы: Айдар
Галимов. Җәмилә - "Себер йолдызы-2011” өлкә конкурсында
беренче урын алучы кыз. Ул Төмән шәһәрендә туган, хәзер аңа 17 яшь, шәһәрнең 49
нчы гимназиясенең 10 сыйныфында белем ала, шул ук вакытта төзү институтының
архитекторлар әзерләү курсларына йөри. Ул әле 9 ел Митинский исемендәге сәнгать
мәктәбендә укып, аны гел "5”ле билгеләренә генә тәмамлаган. Түбән сыйныфларда
укыганында ук аның ясаган рәсемнәре конкурсларда югары бәяләнә, хәтта шәхси
күргәзмәсе дә оештырыла. Хәзерге көндә ул "Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты
каршында эшләүче "Гүзәл”(җитәкчесе Г.Н.Хәлитова) яшьләр бию ансамблендә бии.
Шундый өлгер, уңган кызны үстергән әти-әнисе турында да мәгълүмат биреп китик.
Әтисе Ришат Гали улы - невропатолог, ә Зөлфирә Хатыйп кызы балалар
офтальмологик диспансерында шәфкатъ туташы булып эшли. Тумышлары белән икесе дә
Яркәү районы, Тархан авылыннан. Җәмиләбезнең дә балачагы менә шул бай
табигатьле, күлле, урманлы авылда уза. Бүген дә ул яраткан әбиләре, бабалары
яннарына сөенә-сөенә кайта, аларны уңышлары белән сөендерә, эшләренә ярдәм
итә. Җәмилә бик аралашучан кыз, шуңа
беренчелекне алмаса да, "Мисс Он-лайн” номинациясендә җиңәчәгенә шиге булмый
аның. Финалда җиңүчеләрне котлау өлеше башлангач, ул бик дулкынлана. Тантаналы
рәвештә "Мисс Он-лайн”га "Газпромоптика”дан
сертификат дип игълан ителгәч, Җәмилә: «Ярар, әтигә яхшы күзлек алырбыз», - дип уйлап шатлана. Әмма үзенең исемен
ишетмәгәч, өмет дигән нәрсә яңадан күңелен биләп ала. Әлеге бәйгедә катнашырга
Җәмиләгә үткән ел "Себер йолдызы”нда беренче урын яулаган Рамилә Речапова киңәш
иткән һәм ярдәм дә күрсәткән. Сәләт номинациясендә Җәмилә "Мәхәббәт, нәфрәт”
темасына комда рәсем ясады. Ул эшен шәхси өстәлчектә, музыка, тавыш, яктылык
эффектлары кулланып башкарды. Гомумән конкурс турында кызыбызның фикерләре уңай
- ул биредә үзенә чын дуслар тапкан, туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбызны
тирәнтен өйрәнергә үзенә максат куйган, татарлыгы белән горурлану хисен
ныгыткан. Җәмиләнең иң зур теләге - архитектор булу һәм Төмән шәһәрендә Кол
Шәриф кебек искиткеч матур мәчет төзү. Бу изге уен ул нәни чактан иң мөкатдәс
сер итеп саклый икән. Себер йолдызыбызның теләкләре фәрештәләр "Әмин” дигән
вакытта әйтелгән булсын иде, диясе генә кала. Р.КАНГАЗИНА.
|