Индрәй авылында 2006 нчы елдан бирле эшләп килүче
спорткомплекс бервакытта да бикле тормый. Авыл балалары, яшьләре, халкы гына
түгел, спорткомлекс каршында читтән килгән машиналар да күп була. Эшне уңышлы
оештыручы директор Тимур Сагитуллинга, методист Сөембикә Вәлишинага сәламәтлек,
шулай янып-көеп дәртле эшләүләрен дәвам итүләрен теләп, алар спортта
тәрбияләгән батыр егет – Идияс Мәүлетов турында сөйлисем килгән иде. Ул
әле бу айларда гына греко-рим көрәше буенча уздырылган Екатеринбургтагы
Бөтенроссия турнирында, Төмән өлкәсенең ачык чемпионатында катнашып беренче
урынга ирешеп, алтын медальләр алып кайтты. Ә Томск шәһәрендә үткән өч мәртәбә
Олимпия чемпионы А.А.Карелин исемендәге халыкара бәйгедән мактаулы алтынчы
урынга ирешә. Гомумән, Идиясның грамоталар саны гына иллегә якынлаша. Бу тырыш,
үҗәт егетнең киләчәге өметле.
9 нчы класстан соң ул Төмән нефть-газ колледжына
операторлыкка укырга керде. Укуында, спортта авылдашлары, яшьләр, мәктәп
коллективы исеменнән аңа уңышлар телибез, аның өчен без дә шатланабыз.
Г.САГИТУЛЛИНА.
|