Категории
Рубрики материалов
Яшьлек [67]Балалар сәхифәсе [26]
Иман [34]Гаилә учагы [21]
А.Сәгыйтов истәлегенә [4]Тормыш сулышы [119]
Сөю чишмәсе [15]И туган тел [39]
Шигърият [27]Бөек Җиңүнең 65 еллыгына [39]
Юбилей [2]2010 ел – Укытучы елы [11]
Яңарышның 20 еллык юбилеена [17]Ничек яшисең, авыл? [1]
КИҢӘШЛӘР [2]Бәхет башы хезмәттә [1]
ЯҢА ЕЛ [1]Соцпроект [7]
Тарих [5]
Главная » Статьи » Яшьлек » Яшьлек

ЧИПСЫ, ФАНТА, ПЕПСИ-КОЛА - СИМЕРТӘ УЛ

 

Бүгенге яшьләребез турында төрлечә фикерләр ишетергә була, берәүләр: ”Без андый түгел идек! Хәзерге яшьләр җиңел яшәргә яраталар...”, - дип сүгәләр, икенчеләре – мактап туя алмыйлар. Мин "Яшьлек” сәхифәсен алып барганга күрә, яшьләр белән тыгыз аралашам, шуңа күрә үз фикеремне дә әйтеп үтим. Аларга карап чын-чынлап сокланам; үзләре тырышлар, акыллы, зирәк, максатчан, тәвәккәл һ.б. Бу шулай булырга да тиеш – чөнки алар безнең балаларыбыз, без аларга шундый тәрбия биргән. Билгеле, бер йодрыкның да бармаклары тигез булмаган кебек, яшьләребезнең дә холыклары, дөньяга карашлары төрле. Фани булгач, арада укырга, эшләргә теләмәүчеләре, язмышларына төкереп караганнары да очрый. (Бу һәр гасырга да хас булган хәл!) Моңа өлкәннәр һич тә тыныч карый алмыйлар, үз яшьлекләрен мисалга китереп, акыл өйрәтергә керешәләр. Кая инде яшьләребезнең бүгенге проблемаларын аңлау! Тамаклары тук, өсләре бөтен, тагын, янәсе, ни җитми аларга? Ләкин замана таләпләрен дә онытмыйк, дуслар! Әйләнәбездә тормыш шундый ямьле, ул кибетләрдә нәрсә генә юк! Яшьләребезнең кәттә (крутой), матур буласылары килүе – бу табигый хәл, чөнки заманабыз шулай куша. Мәсәлән, бүгенге көндә модада  тар джинслар да, кыска итәкләр, шулай ук сыра да эчәләр, тәмәке дә тарталар. Күп очракта сәламәтлеккә нинди зыян китергәне турында уйламыйлар алар. Ә ата-ананың зур бурычы – нәни чактан ук рус шагыйре В.Маяковскийның "Нәрсә ул яхшы? Ә нәрсә ул начар” әсәренең асылына төшендерү. Тәмәкедән үпкә авырулары, өстәвенә, тартучының тешләре, бармаклары һәм дә бит тиреләре саргаюын, тавышы тупаслануын, үзеннән һәрвакыт сасы ис килүен, төрле наркотикларга да, беренчедән булып, тәмәке тартучылар ияләшеп китүен, андый кешеләр теләсә нинди авыруга да бик тиз бирешүләрен җайлап кына аңлатып була. Мәсәлән, интернетта сыра, төрле энергетик эчемлекләр чөмергән хатын-кызлардан нинди балалар туганы турында карап фикер алышырга мөмкин. Болардан тыш, яшүсмерләр чипсы, кириешка, фанта, пепси-кола ише ризыклар белән мавыга. Артык шикәрле, канцерогенлы бу ризыклар симерү, шикәр авырулары китереп чыгара. Мәсәлән, 1 стакан татлы эчемлек 15 чәй кашыгы шикәр микъдарына тиңләшә! Яшьләр арасында бик тә популяр булган колакчыннар (наушниклар) турында әйтмичә булмый. Ишетү юлларын томалап куйгач, колак эче тирли, дымлана – бу инде микроблар үрчү өчен менә дигән җирлек. Шул рәвешчә, ишетү юллары ялкынсына, отит авыруы килеп чыга, ишетү сәләте сизелерлек кими. Тар чалбарлар, кыска итәкләргә килсәк – кыз балалар бил, янбаш тирәләрен салкын тидерүдән аеруча сакласын иде. Ачык бил, корсакка тигән салкын тиз арада эчке органнарга – аналыкка, күкәйлеккә, бөерләргә үтеп керә. Вакытында дәваланмаса, хроник авыруга әйләнеп, кыз баланың киләчәктә әни булу бәхетеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Артык кысып торган тар джинс чалбарлар кызларга да, егетләргә дә бердәй зыянлы. Бу сөякләрнең үсүен тоткарлый, нәтиҗәдә хатын-кызга бала табу авырлаша. Җылылык алмашы бозылу сәбәпле, егетләрнең җенес органнарына зыян килә, аларның киләчәктә әти булу ихтималлыгы кими. Озаклап телевизор карау, көнозын компьютер каршында утыру күрү нервларын көчәндерә, калкансыман бизгә, эндокрин системага тискәре йогынты ясый. Яшүсмер симерә, тәненә бетчәләр чыга, мәктәптә өлгереше түбәнәя. Шуны да искәртеп үтик, галимнәр телевизорны тәүлегенә 40 минуттан артык карарага кушмыйлар. Бәлки кайбер скептик яшүсмерләр бу киңәшләргә көлеп кенә карарлар, шуңа нәтиҗәне һәркем үзе ясарга тиеш. Ә өлкәннәргә бары тик чама хисен онытмый, фикерләү сәләтен югалтмыйча гына аңлата белергә кирәк.

Р.КАНГАЗИНА.  

 

Категория: Яшьлек | Добавил: Zul4itai (11.02.2011)
Просмотров: 679 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Подписка

Язылу бәясе:

6 айга – 210 сум 66 тиен,
3 айга – 70 сум 22 тиен,
1 айга – 35 сум 11 тиен.

Индексы – 54313.

Друзья сайта
  • "Ватаным татарстан"
  • Информационное агенство "Татар-информ"
  • Электронная газета Республики Татарстан "Интертат"
  • "Азатлык" радиосы
  • «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»нең электрон версиясе
  • Матбугат
  • "Татарстан яшьләре" ЯШЬЛӘРНЕҢ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГАЗЕТАСЫ
  • Конгресс татар Тюменской области
  • Всемирный Конгресс Татар
  • Татарский всемирный сервер "Татарлар.ру"
  • Погода
    Яндекс.Погода
    Cтатистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0

    АНО "ИИЦ "Яңарыш" © 2024
    Хостинг от uCoz